Резерфордий (, Rf) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 4 төркем элементы. Тәртип номеры - 104.
1997 елга кадәр СССР-да һәм Рәсәйдә курчатовий (Ku) буларак билгеле булган — периодик системада 104-енче элемент.
Резерфордий — ясалма синтезланган югары радиоактив элемент, ярым таркалу периоды 1,3 сәгать чамасы тәшкил иткән иң билгеле тотрыклы изотоп (267 Rf).
Символы Резерфордий элементының символы — Rf (Резерфордий дип укыла).
Тарих Резерфордий 1964-69 елларда Г.Флёров тарафыннан ачыла.
Беренче тапкыр периодик системаның 104-енче элементы 1964 елда Дубнадагы Берләштерелгән төш тикшеренүләре институты галимнәре тарафыннан Г.Флёров җитәкчелегендә алынганРезерфордий//Большая российская энциклопедия. Алар 115 МэВ энергия куәте белән плутоний-242 максатын неон-22 төшләре белән аттырган:
Барлыкка килгән 104-енче элемент атомнары газ хәлендәге цирконий хлориды мохитенә эләгә, анда хлор белән бәйләнә һәм үзлегеннән бүленү детекторына күчә.
Изотоплары 2016 елның башына резерфордийның 16 изотобы билгеле (шулай ук 4 атом изомеры), масса саннары 253—270 һәм ярым таркалу периоды микросекунд өлешләреннән алып 1,3 сәгатькә кадәр кадәр (267 Rf).
Искәрмәләр
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Сылтамалар Резерфордий//Большая российская энциклопедия Резерфордий на Webelements Резерфордий в Популярной библиотеке химических элементов О синтезе элемента на сайте ОИЯИ
Төркем:Химик элементлар