Тәрҗемәи хәле Казан университетында рабфакта укый. Казан авиация заводында профком рәисе булып эшли. 1939-40 елларда совет-фин сугышында катнаша. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардияче армиянең 40 нчы гвардияче укчы дивизиясендә рота, батальон командиры. 3 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Молдавия, Маҗарстан, Румыния, Югославияне азат итү сугышларында катнаша. 1944 елның 1 декабрендә Дунапатай авылы тирәсендә (Маҗарстан) Дунайны кичкәндә батырлык күрсәтә. «Выстрел» Югары командирлар курсын тәмамлый (1946), Ташкәнт шәһәре хәрби комиссариатында эшли. Ленин, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. Ташкәнттәге хәрби зиратының Каһарманнар аллеясендә күмелгән.

Әдәбият Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1; Березняк Н.Г. Герои Советского Союза - узбекистанцы. Ташкәнт, 1984.

Сылтамалар Герой турында Татар энциклопедиясе Үзбәк энциклопедиясе

Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Апас районында туганнар