4-нче армия — Көнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1918 елның 20 июнендә Аерым армия буларак оештырыла, 1918 елнең 20 июленнән — 4-нче армия. 1918-1919 елларда Чех-словак корпусына, КОМУЧның Халык армиясенә, Урал ак казаклар армиясенә каршы сугышларда катнаша. 4-нче армия частьләре Самар, Уральск шәһәрләрен азат итә, 1919 елның мартында Мәләкәс, Ставрополь, Сызран, Сөнгәләй өязләрендә дә сугыша, март-июльдә Лбищенск шәһәренең Сломихинская станицасы һәм Уральск шәһәре районында Урал ак казакларына каршы оборона сугышы алып бара.

4-нче армия эчендә 1 нче мөселман совет полкы да була. 1919 елның апреленнән 4-нче армия Инкыйлаби Хәрби Шурасы сәяси бүлегенең оештыру-агитация бүлекчәсендә мөселман өлеше яшәп килә, ул «Ышаныч» исемле газета, һәм өндәмәләр бастырып тарата, кызылармиячеләр өчен татарча спектакльләр һәм концертлар оештыра.

1919 елның августында 4-нче армия Төркестан фронты эченә керә. 1920 елнең апрелендә таратыла.

Командирлар Сәргаскәрләр

А.А. Ржевский (20 июнь 1918 — 1 сентябрь 1918) Тихон Хвесин А.А. Балтийский Михаил Фрунзе Л.Я. Угрюмов К.А. Авксентьевский В.С. Лазаревич Г.К. Восканов

Штаб башлыклары Б.А. Буренин Т.С. Хвесин Булгаков В.Л. Попов С.А. Меженинов А.А. Балтийский А.С. Белой Ф.Ф. Новицкий В.С. Лазаревич Л.Я. Годзиковский А.К. Андерс Л.И. Дубов В.И. Преображенский

Состав Идарә (штаб) Төрле вакытта Дүртенче армиягә керә: 1 нче Орёл җәяүле гаскәр төмәне 1 нче Сарытау җәяүле гаскәр төмәне Вольск җәяүле гаскәр төмәне Новоузенск җәяү төмәне Уральск җәяүле гаскәр төмәне 25 нче укчы төмәне 49 нчы укчы төмәне 50 нче укчы төмәне 2 нче Төркестан атлы гаскәр төмәне Мәскәү атлы гаскәр төмәне

Әдәбият Гражданская война и военная интервенция в СССР, М., «Сов-я Энциклопедия», 1983 Гражданская война в СССР Н. Н. Азовцев Директивы командования фронтов Красной армии 1917 −1922 Т. Ф. Каряева 1978 Как сражалась революция" Н. Е. Какурин Русско-польская кампания 1918—1920, М., 1922. Западный фронт РСФСР 1918—1920 А. П. Грицкевич Энциклопедия Гражданская война и военная интервенция в СССР стр.654 Краснознамённый Киевский. Очерки истории Краснознамённого Киевского военного округа (1919—1979). Издание второе, исправленное и дополненное. Киев, издательство политической литературы Украины. 1979.

Тышкы сылтамалар tatarile.org. ДҮРТЕНЧЕ АРМИЯ