Безнең ил — керәшен татарлары халык җыры.Керәшен җыру әйтә: Җыентык җыр сөючеләр, укыткучылар. тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре өчен кулланма буларак чыгарыла / Төз. З. П. Мөхлисова — Антонова; Г. Родионов ( Г. Рәхим) кереш cүз авторы — Чаллы, 1999. — 242 б.

Тарихы

Җырның бер варианты 1980 елда Татарстанның Мамадыш районы Владимир авылында язып алына.Историко-культурное наследие кряшен Волго-Уральского региона. Актуальные вопросы и перспективы изучения: материалы научно-практических конференций, посвященных 180-летию со дня рождения религиозного просветителя В.Т. Тимофеева / сост. и отв. ред. Р.Р. Исхаков. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2016. – 188 с. + 12 с. вкл.

Сүзләре

Башларыма кигән эшләпәнең Сиксән сигез икән өлгесе, Килгәннәрдән бирле карап торам, Сез икәнсез дөнья көзгесе.

Безнең ил — уйнар көлер җирләр, Безнең ил — сандугач сайрар ил. Безнең ил — уйнар көлер җирләр, Безнең ил — сандугач сайрар ил.

Алма бакчаларына һай керсәм, Матур кызлар алма җыядыр, Йөзләрегез якты, сүзегез татлы, Күңелкәйем сезне сөядер.

Башкаручылар

«Безнең ил» җыры «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Ак Бүре, Георгий Ибушев, Илсөя Бәдретдинова, Кәрвансарай төркеме, Айдар Галимов, Татьяна Ефремова һәм башка артистлар репертуарында бар. 1990 елларда Башкортстанда Рәсүл Карабулатов башкаруында популяр була.

Искәрмәләр

Әдәбият

Керәшен җырулары / Төз. Р. Г. Нәҗипов. — Казан, 1999. — 40 б. Макаров, Г. М. Җыру сөючеләргә зур буләк (Зинаида Антонованың «Керәшен җыру әйтә» китабы тур.) / Г. Макаров // Керәшен сүзе. — 2000. — 11 авг.

Сылтамалар

Төркем:Керәшен халык җырлары