Кара карга () — каргалар ыругыннан кошлар төре.

Гәүдә озынлыгы 45–47 см. Каурыйлары кара, шәмәхә төсмерле. Томшыгы озын, төбендә каурыйсыз. Кара каргалар төркем-төркем булып урман буйларында, шәһәр паркларында, агачлыкларда оялыйлар. Төрле азык белән тукланалар.

Таралган җир Кара карга Ауразиядә Скандинавиядән көнчыгышка Тын океан яр буена кадәр таралган. Таралган җирнең төньяк өлешендә кара каргалар күчмә кошлар, көньяк өлешендә — утрак.

Төркем:Каргалар