Подалирий () — Борынгы Греция мифологиясендәМифы народов мира. М., 1991-92. В 2 т. Т.2. С.317. атаклы табип, Асклепий һәм Эпиона улы, Гигиея, Махаон һәм Панакея иртуганы. Тасвирлама Фригияле Дарес игъланында Подалирий "...нык, көчле, тәкәббер һәм серле." дип тасвирлана.
Мифология Елена киявеПсевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека III 10, 8; Э VI 2; VII 18; Гигин. Мифы 81.. Махаон белән Троя астына 30 корабта Фессалиянең Трикка, Итома һәм Эхалия шәһәрләреннән отрядлар китергәнГомер. Илиада II 733; Псевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека Э III 14. (я 9 кораб китергән, ә аның иртуганы 20-не Гигин. Мифы 97.). Махаон белән бергә Подалирий Троя астында грек армиясенең табибы булган. Эчке хасталар дәвалау сәләтенә ия булган, Эант Теламонидның юләрлеген билгеләгәнАрктин. Разрушение Илиона, фр.4 Бернабе., Филоктетны дәвалаганПсевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека Э V 8.. Шәһәрне алу вакытында Троя аты эчендә утыручыларның берсе булганКвинт Смирнский. После Гомера XII 344.. Троя диварлары астыннан кайтканнан соң Кариягә китеп Сир шәһәрендә тора башлаган. Башкача сөйләү буенча Троядан коры җир буйлап Колофон аша кайткач, Подалирий Дельфларга килгән һәм Дельф оракулыннан кайда торырга тиеш икәнен сораган. Оракул төшүче күк аңа зыян китермәгән урында дип җавап биргән. Ул бөтен яктан таулар белән уратылган Кария Херсонесы урынында тора башлаганПсевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека Э VI 18.. Йә ул диңгездә йөрү вакытында юлыннан адашкан һәм Кария шәһәре Сирн яр буена килеп шунда тора башлаганПавсаний. Описание Эллады III 26, 10.. Подалирийның Храмы һәм тагын бер Калхас Храмы Италиядә, Давниядә Дриум дип аталган калкулыкта булганСтрабон. География VI 3, 9 (стр.284)., анда Калхант янында аның "ялган кабере"н күрсәткән булганнарЛикофрон. Александра 1050—1066 и комм.. Аның хөрмәтенә Карл Линней киң таралган җилкәнле кораб сыман күбәләкләрнең берсен подалирий дип атаган (хәзерге атамасы ).
Искәрмәләр
Төркем:Мифология Төркем:Медиклар