Алсу Шәрипова, Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова (1980 елның 29 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Таулар) ― мәгариф хезмәткәре, филология фәннәре докторы (2023)Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өч галиме филология фәннәре докторы булды. Татар-информ, 16.05.2023, 2021 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары.

Тәрҗемәи хәле 1980 елның 29 июнендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Таулар авылында укытучы гаиләсендә туган. Балык Бистәсе районы Шомырбаш мәктәбен, Шомырбаш мәктәбе тарихы. edu.tatar.ru Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын (2002), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында аспирантура (2005) тәмамлаган.

2007 елда «Юныс Әминов драматургиясендә әхлак-этика концепциясе» () темасына кандидатлык (фәнни җитәкчесе ― профессор А. Г. Әхмәдуллин)Морально-этическая концепция в драматургии Юнуса Аминова. dislib.ru, 2022 елда «XX ― XXI гасыр башы татар драматургиясе: инвариант һәм аның тарихи трансформациясе» () темасына докторлык (фәнни белгечлек 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)) Филология фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелү белән котлыйбыз. antat.ru, 15.05.2023 Диссертация на тему «Татарская драматургия XX – начала XXI в.: инвариант и его исторические трансформации». dissercat.com диссертацияләре яклаган.

2002―2007 елларда ― Казан шәһәренең 6нчы һәм 5нче лицейларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2007―2013 елларда ― Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча бүлегендә баш белгеч, мөдир урынбасары.

2011―2014 елларда Югары икътисад мәктәбе милли-тикшеренү университетында (Мәскәү) магистратурада белем ала.

2013―2017 елларда ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлеге җитәкчесе. Вернется ли из отпуска в Минобрнауки ведущий советник отдела национального образования? Журнал «Магариф», 16.01.2018

2017―2021 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми сәркатибе.

2021 елдан ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары. Шарипова Алсу Самигулловна. Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова / Сотрудники

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе Татар әдәбияты тарихы; әдәбият теориясе; татар драматургиясе. Искәрмәләр

Сылтамалар Шарипова Алсу Самигулловна. Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова / Сотрудники

Төркем:Укытучылар Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар