Бәрәннәрнең тынлыгы () — Томас Һаррисның 1988 елда басылган романы. «Бөтен заманның иң яхшы 100 детектив романы»ның Америка версиясенә керә. Серияле үтерүче Һаннибал Лектер турында сериянең икенче романы. Роман 1991 елда экранизацияләнгән.
Персонажлар
Һаннибал Лектер Кларисса Старлиң Джек Кроуфорд Джейм Гам / Буффало Билл Барни Мэттьюс Арделия Мэпп Доктор Фредерик Чилтон Кэтрин Бэйкер Мартин Сенатор Рут Мартин Пол Крендлер Нобл Пилчер Альберт Роджен Ай Джей Миггз
Буффало Билл образы Үтерүче — чынбарлыкта булган дүрт маньяк-үтерүченең җыелма образы:
Эд Гин Тед Банди Гэри М. Хейдник Эдмунд Кемпер
Экранлаштыру Китап 1991 елда экранизацияләнгән. Режиссёр — Джонатан Демми. Экранизация Оскар премиясе тарихында 5 төп номинациядә җиңгән өченче фильм булган:
Елның иң яхшы фильмы Иң яхшы ир-ат роле (Энтони Һопкинс) Һаннибал Лектер роле өчен Иң яхшы хатын-кыз роле (Җоди Фостер) Клариса Старлиң роле өчен Иң яхшы режиссёр (Джонатан Демми) Иң яхшы сценарий (Тед Толли)
Экранлаштыру сайт кулланучылары фикеренчә дөньяның иң яхшы фильмнары исемлегенә керә IMDb.comIMDb Top 250. Роман шулай ук өлешчә «Һаннибал» телесериалында экранизацияләнгән. Лектер ролен Дания актеры Мадс Миккельсен башкарган.
Бүләкләр 1988 ел: Иң яхшы роман категориясендә Брэм Стокер Премиясе (җиңү)
1988 ел: Иң яхшы роман категориясендә Anthony Award (җиңү)
1989 ел: Иң яхшы роман категориясендә World Fantasy Award (номинация)
Искәрмәләр