Раил Нургалиев, Раил Ринат улы Нургалиев (1986 елның 31 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Теләче районы, Олы Кибәхуҗа) ― профессиональ спортчы (көрәшче), Россиянең милли көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы (2020) һәм күп тапкырлар дөнья, Европа, Россия, Татарстан чемпионы, Россия Федерациясенең билбаулы көрәш буенча атказанган спорт остасы (2015), Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре. Нургалиев Раиль Ринатович. Статистика и аналитика развития спорта в России

Тәрҗемәи хәле 1986 елның 31 маенда Татарстан АССР Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган. Югары Кибәхуҗа мәктәбендә укыган. Сигез яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлаган.Энҗе Габдуллина. Көрәшче Раил Нургалиев: «Минем җиңүдән көнләшүчеләр бар». Интертат, 21.02.2020

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (2009 елдан КФУ составында) спорт факультетын «физик тәрбия педагогы» белгечлеге буенча тәмамлаган (2008).

Башта Теләче районында милли көрәш буенча балалар тренеры булып эшләгән. Борец из Тюлячей стал абсолютным батыром федерального Сабантуя. Бизнес-Онлайн, 3.08.2013 2017 елдан Биектау районы «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесендә (Биектау, Үзәк урам, 11а) тренер-укытучы булып эшли. Нургалиев Раиль Ринатович / МБУ «Спортивная школа» Высокогорского муниципального района РТ Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәкертләренең берсе: Касыймов.

2025 елның 19 гыйнварында Казанда узган көрәш буенча Татарстан чемпионатында 11нче тапкыр Татарстан чемпионы булган һәм үз рекордын яңартканЗөлфия Шәвәлиева. Раил Нургалиев соңгы тапкыр рәсми келәмдә көрәште: «Рәхмәт, татар халкым!» Интертат, 19.01.2025. Әлеге ярышларда ул башка рәсми келәмдә көрәшмәячәген, Сабан туйларга гына чыгачагын әйткәнЗөлфия Шәвәлиева. Казан батырлары-2025: Раилнең – 40 нчы, Илмирның 1 нче машинасы һәм Нижгар баһадиры. Интертат, 26.06.2025.

Спорттагы уңышлары Авырлыгы 105 кг, буе 182 см. 100 килограммга кадәрге һәм аннан югары авырлык категориясендә көрәшә. Башта Теләче районы, 2017 елдан Биектау районы өчен чыгыш ясый. Тренерлары: беренче тренеры ― Марсель Хатыйп улы Әсәдуллин, Вакыйф Тимерша улы Дәүләтшин. Билбау көрәше буенча спорт мастеры. Милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры. күп тапкыр Татарстанның, Чемпионы Татарстана. Федерация борьбы на поясах РТ Россиянең, Европаның, дөнья чемпионы. күп тапкыр Муса Җәлил исемендәге турнирның җиңүчесе. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына ярышларның күп тапкыр чемпионы. Теләче Сабантуеның күп тапкыр абсолют батыры (, 2023 елдаРаил Нургалиев Теләче Сабантуенда баш батыр калды. Интертат, 13.06.2023). Казанда күп тапкырлар Сабантуй батыры. Самбо буенча СССР спорт мастеры. Көрәш буенча РСФСР спорт мастеры. Көрәш буенча Татарстан Республикасының атказанган тренеры. Россиянең атказанган тренеры.Нургалиев Раиль. GongTV 2013 – Федераль Сабантуйның (Төмән) абсолют батыры. 2014 – «планетада иң көчле көрәшче». 2015 – Россиянең атказанган спорт мастеры.Раил Нургалиев – Россиянең атказанган спорт остасы. tulachi.ru 2017 – Федераль Сабантуйның (Әстерхан өлкәсе) абсолют батыры. 2019 – XIX Федераль Сабантуйның (Новосибирск) абсолют батыры. Аяз Исмагилов. Абсолютным батыром федерального Сабантуя стал Раиль Нургалиев из Татарстана. Татар-информ, 9.06.2019 2022 – XII Бөтенроссия авыл Сабан туеның (Аксюн, Ләмбрә районы, Мордовия) абсолют батыры. Эльза Кузнецова. Раиль Нургалиев из Татарстана стал абсолютным батыром Всероссийского сельского Сабантуя. Татар-информ, 2.07.2022 Никита Дымов. Главный батыр Сабантуя: «Здесь собрались сильнейшие борцы». Известия Мордовии, 3.07.2022 2023 – XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның (Җәмәле, Идел буе районы, Әстерхан өлкәсе) абсолют батыры. Энҗе Габдуллина. Раил Нургалиев Әстерхан өлкәсендәге Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры булды. Татар-информ, 27.05.2023 Финалда Муса Галләмовны отып, баш батыр исеменә лаек булган. Баш батырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителгән (бәйгеләрдә отып алган 38нче машинасы).Камилә Билалова, Энҗе Габдуллина. Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры Раил Нургалиев: Бу минем 38нче машина. Татар-информ, 27.05.2023 2023 – Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан) җиңүчесе (115 кг үлчәү авырлыгында)Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле. Татар-информ, 25.11.2023 2024 – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе җиңүчесе (115 кг үлчәү авырлыгында)Энҗе Габдуллина. Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2024 елгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 3.02.2024 2024 – Казан Сабантуеның абсолют батыры. Ул югары үлчәү авырлыгында җиңгән, аннары баш батыр өчен көрәштә 100 кг да батыр калган Илмир Төхвәтуллиннан өстен чыкканЭнҗе Габдуллина. Көрәшче Раил Нургалиев Казан Сабан туенда 39 нчы машинасын отты. Татар-информ, 23.06.2024. 2025 – көрәш буенча Татарстан чемпионы (115 кг үлчәү авырлыгында, приз 100 мең сум)Зөлфия Шәвәлиева. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле булды - исемлек. Татар-информ, 18.01.2025. 2025 – Казанның Дәрвишләр бистәсе Сабан туеның баш батыры. 2026 ел ― Теләче районы Сабан туеның баш батыры. Баш батыр үзенә бирелгән бүләкне махсус хәрби операциядә булган якташларына тапшырганЗөлфия Шәвәлиева. Татарстан батырлары-2026 – район Сабан туйларында кемнәр батыр калды? Интертат, 8.06.2026.

Гаиләсе Хатыны Чулпан, балалары: кызы, улы Бәхтияр. "Мин татарча көрәшәм": Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең берсе Раил Нургалиев белән ачыктан-ачык әңгәмә. Биектау муниципаль районы, 2.06.2017

Искәрмәләр

Сылтамалар Нургалиев Раиль Ринатович ВКонтакте Нургалиев Раиль. GongTV

Моны да карагыз Айвар Билалов Булат Мусин Ильяс Галимов

Төркем:КөрәшчеләрТөркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Россия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәрләре