Иона Ираклий улы Туския (; 1901 елның 11 декабре (24 декабре), Русия империясе, Озургеты (хәзер Озургети) — 1963 елның 8 октябре, Франция, Париж) — гөрҗи совет композиторы һәм педагогы. Гөрҗи ССРның халык артисты (1962).
Биография Студент чагында ук, 1922 елда, ул «Яшь гөрҗи композиторлары җәмгыятен» оештырган. 1926 елда Тифлис консерваториясен тәмамлаган; Михаил Ипполитов-Иванов (композиция) һәм М. Васильев, Андрей Карашвили (скрипка) шәкертләре. 1931 елда Ленинград консерваториясен тәмамаган; Владимир Щербачев шәкерте (композиция). 1932 елдан үз тормышын Тифлис, хәзерге Тбилиси консерваториясе белән бәйләгән, анда классик композиция укыткан (1947 елдан — профессор), ә 1948—1950 елларда — теоретик-композиторлык факультеты деканы, 1952—1961 елларда — композиция кафедрасы мөдире һәм Консерватория ректоры. Аның шәкертләре арасында: Важа Азарашвили, Реваз Габичвадзе, Отар Гордели, Феликс Алборов, Гия Канчели, Григорий Кокеладзе, Сулхан Насидзе, Иосиф Кечакмадзе, Александр Букия, Лили Иашвили һәм башка. 1935—1937 елларда Гөрҗистан композиторлар берлеге идарәсе рәисе булган. Романслар, җырлар һәм Шота Руставели исемендәге театр спектакльләре һәм фильмнар өчен музыка язган. 1949 елдан — СБКФ әгъзасы.
Дидубе пантеонында җирләнгән.
Бүләкләр
Гөрҗи ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөрҗи ССРның халык артисты (1962) Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1946) ике «Хөрмәт Билгесе» ордены (05.09.1936, 17.04.1958)
Әдәбият
Музыкальный энциклопедический словарь / Гл. ред. Г. В. Келдыш. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — с. 558 — ISBN 5-85270-033-9 Торадзе Г., Иона Туския, Тбилиси, 1962.
Ссылки
Иона Туския КиноПоиск сайтында
Төркем:Озургетида туганнар Төркем:Композиторлар Төркем:Гөрҗистан композиторлары Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:XX гасыр композиторлары Төркем:Гөрҗистан кинокомпозиторлары Төркем:ССРБ кинокомпозиторлары Төркем:XX гасыр кинокомпозиторлары Төркем:Педагоглар Төркем:Гөрҗистан музыкаль педагоглары Төркем:ССРБ музыкаль педагоглары Төркем:XX гасыр музыкаль педагоглары Төркем:Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Гөрҗистан опера композиторлары Төркем:Оперетталар композиторлары Төркем:Гөрҗи ССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Гөрҗи ССРның халык артистлары