Руслан Насыйров, Руслан Госман улы Насыйров (1983 елның 6 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) – биюче, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле балет биючесе (2013 елдан), «Салават күпере» халык бию ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты (2023).
Тәрҗемәи хәле 1983 елның 6 гыйнварында Казанда туган. Казанның 10нчы санлы татар гимназиясен (2000), «халык биюе» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография сәнгате факультетын (2005) тәмамлаган. С. Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда эшләүче «Салават күпере» бию ансамблендә шөгыльләнгән. Народный ансамбль танца «Салават купере». Официальный сайт Дворца Культуры имени С.Саид-Галиева
2013 елдан ― Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә балет биючесе.
Сәхибгәрәй Сәетгалиев исемендәге эшләп килүче «Салават күпере» халык (1989 елдан) бию ансамбленең җитәкчесе. Коллективта катнашучылар берничә тапкыр халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары, «Бие һәм җырла, яшь Россия», «Күпмилләтле Казан», «Безнең йорт – Татарстан» һ. б. фестивальләр лауреатлары булган. Ансамбль репертуарында татар, рус, Идел буе халыклары биюләре һәм башка биюләр бар. Ансамбль зур шәһәр һәм республика бәйрәмнәрендә һәм фестивальләрендә: «Җиңү көне»ндә, «Сабантуй»да, «Шәһәр көне»ндә, «Каравон» рус фольклоры фестивалендә, «Уйна, гармун» республика бәйрәмендә катнаша. Республикадан читтә дә: Мәскәүдә, Минскида, Ижевскида, Түбән Новгородта, Чабаксарда, Санкт-Петербургта һ. б. шәһәрләрдә чыгыш ясый, Төркиягә, Испаниягә, Гваделупага, Голландиягә һәм Франциягә концертлар белән чыккан. Народный ансамбль танца «Салават күпере» ВКонтактеСегодня мы поздравляем с Днём рождения руководителя Народного ансамбля танца «Салават Купере» Руслана Гусмановича Насыйрова! Дворец Культуры имени С.Саид-Галиева ВКонтакте
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 – Татарстанның атказанган артисты – хореография сәнгатен үстерүгә өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Рәисе Указы № П – 487 12.07.2023
Гаилә хәле 2011 елда өйләнгән. Хатыны Ирина Ирина Насыйрова ВКонтакте, «Салават күпере» халык бию ансамбле старостасы, улы Әмирхан, кызы.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Насыйров Руслан Гусманович. Государственный фольклорный ансамбль кряшен «Бермянчек». Танцевальная группа «Питрау» бәйрәмендә тырыш керәшеннәребезнең хезмәтләре югары бәяләнде. «Туганайлар», 17.07.2023
Моны да карагыз «Бәрмәнчек» ансамбле
Төркем:Татар биючеләре Төркем:Шәхесләр:«Бәрмәнчек» ансамбле Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар