ЦСКА — Мәскәүдән Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы Россия хоккей клубы. 1946 елда ЦДКА () исеме астында нигезләнгән. 1951 елда ЦДСА () дип үзгәртелгән. 1954 елда ЦСК МО () итеп үзгәртелә, 1959 елга кадәр шул исем астында чыгыш ясаган. 1959 елдан ЦСКА исемен йөртә.

Өйдәге матчларын «ЦСКА Арена»да (2018 елның маена кадәр — В. М. Бобров исемендәге ЦСКА боз спорт комплексында) үткәрә.

Армия клубы Россия һәм дөнья хоккей тарихында иң титуллы клуб булып тора. Халыкара аренада ул 20 тапкыр Европа чемпионнары кубогында җиңү яулаган. МХЛ клубларына каршы 37 уен үткәргән, аларда 27 җиңү яулаган, ике тапкыр тигез исәпкә уйнаган һәм 8 тапкыр җиңелгән. Моннан тыш, клуб уенчылары һәм тәрбияләнүчеләре күп тапкырлар дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионнары, Канада Кубогы ияләре, Стэнли Кубогы ияләре булганнар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Рәсми сайт

Төркем:1946 елда нигезләнгән хоккей клублары Төркем:Континенталь хоккей лигасы Төркем:КХЛ клублары Төркем:ССРБ хоккей клублары Төркем:Россия хоккей клублары Төркем:Мәскәү хоккей клублары Төркем:ЦСКА Москва хоккей клубы