Рәсим Баксиков, Рәсим Рәшит улы Баксиков (, 1988 елның 1 ноябре, СССР, Казакъ ССР, Шымкент өлкәсе, Кәнтау) ― Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрбие, капитан (2024 елданФото капитана Р.Р. Баксикова (2024 г.)), танк ротасы командиры, Россия Федерациясе (2023) һәм Донецк Халык Республикасы (2023). Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучы. Алексеевск районы мактаулы гражданины (2024)Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстанның Алексеевск районы мактаулы гражданины булды. Татар-информ, 2.02.2024. VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2024 елның 8 сентябреннән 2025 елның 25 сентябренә кадәр). Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары (2025 елның 25 сентябреннән)Дәүләт Советы Рәсим Баксиковның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Татар-информ, 25.09.2025.
Тәрҗемәи хәле
1988 елның 1 ноябрендә Казакъстан ССР Шымкент (хәзерге Төркестан) өлкәсе Кәнтау шәһәрендә туган. 3 яшендә гаиләсе белән Татарстан АССР Алексеевск районы Биләр авылына күченгән булганГерой России, командир экипажа танка «Алёша» Расим Баксиков стал сторонником «Единой России». er.ru, 27.10.2023. Әтисе үлгәч, аны һәм апасын әнисе Розия Гашим кызыРөстәм Миңнеханов Рәсим Баксиковны Россия Герое исеме бирелү белән котлады. Татар-информ, 25.08.2023 һәм әбисе тәрбияләгән.
Балачактан ук бик мөстәкыйль була, кечкенәдән үк үзе һәм туганнары өчен җаваплы булырга өйрәнгән, үзе пешерә, үзе җыештыра һәм үзе турында кайгырта. Мәктәптә тарих фәнен яраткан. Укучыларның зләү отряды эшендә катнаша, сугыш булган урыннарда корал һәм солдат сөякләрен табу аңа нык тәэсир иткән һәм хәрби хезмәткә кызыксыну тудырган. 2006 елда мәктәпне тәмамлагач, Рәсим беренче тапкырдан ук Казан танк училищесына (Казан командирлар әзерләүче югары танк училищесы) укырга керә. 2010 елда укып бетереп, башта Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә китә. Чита, Хабаровск һәм Владивостокта хезмәт итәДанил Садыков. Героями не рождаются. Как воспитывался командир легендарного танка «Алёша». АиФ Казань, 07.08.2023.
2022 елның ноябреннән махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашаГерой России Расим Баксиков - наш земляк! Союз ветеранов Республики Татарстан, 16.08.2023. Россия Кораллы көчләренең 5нче гомуми гаскәр армиясенең 127нче мотоукчылар дивизиясенең Рәсим Баксиков (позывное «Монолит») идарә иткән (танк механик-машина йөртүчесе урынын алган) «Алеша» (дөресе «Дед Мороз») позывное алган танкы экипажы махсус хәрби операция зонасында (Запорожье юнәлешендә) берүзе украин ягының бронетехника колоннасын тар-мар итәИстория героя: педагоги и наставники Баксикова рассказали о том, как он учился в танковом училище. ГТРК «Татарстан», 16.08.2023. Бу сугышта ике танкын, бронетранспортерын һәм десант белән биш бронетранспортерын югалта Звездой Героя России награжден командир танка «Алеша» Расим Баксиков из Татарстана. KazanFirst, 24.08.2023.
2024 елның 8 сентябреннән 2025 елның 25 сентябренә кадәр ― VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары булган. Сәяси репрессияләрнең реабилитацияләнгән корбаннарының хокукларын торгызу буенча республика комиссиясе составына кергән Баксиков Рәсим Рәшит улы. Депутатлар корпусы gossov.tatarstan.ru.
2025 елның 25 сентябреннән ― Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары. Ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» / «Батырлар. Герои Татарстана» программасының Иҗтимагый советы әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― республикада ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне, нәтиҗәле эше һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Признание заслуг. «Республика Татарстан». 27.12.2025 2024 ― Алексеевск районының Мактаулы гражданины 2023 ― Россия Федерациясе Каһарманы ― махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакярлек күрсәткәне өченЕлена Фенина. «Если драка неизбежна, надо бить первым»: механик танка из РТ представлен к госнаграде. Татар-информ, 2.08.2023. 2023 ― Донецк Халык Республикасы хәрби медальләр
Хөрмәтләү 2024 ― Алексеевск районы Биләр авылында «Юнармеец» яшүсмерләр клубы бинасында мактау тактасы урнаштырылганРоссия Герое Рәсим Баксиков хөрмәтенә туган ягында мактау тактасы ачылды. Татар-информ, 10.01.2024. Искәрмәләр
Сылтамалар Рәсим Баксиковның батырлыгы: дошманның кораллы көчләренең 8 хәрби техникасын берүзе юк иткән. YouTube видео, 1:42 Путин пообещал наградить оставшегося без медали члена экипажа танка "Алеша". ТАСС, 24.08.2023 Встреча с экипажем танка «Алёша». kremlin.ru, 24.08.2023
Төркем:РФ Каһарманнары Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:Хәрби казанышлар өчен ордены (РФ) кавалерлары Төркем:Казан танк университетын тәмамлаучылар Төркем:Танкистлар Төркем:Өлкән лейтенантлар (Россия Федерациясе) Төркем:Шәхесләр:Россиянең 2022 елгы Украина хәрби чаралары Төркем:Алексеевск районының мактаулы гражданнары Төркем:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 7 нче чакырылыш депутатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Донецк Халык Республикасы Каһарманнары Төркем:Капитаннар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр