Куҗак мәчете () ― Татарстанның Сарман районы керүче Иске Минзәләбаш авыл җирлеге. Җирлек турында Куҗак авылында 2014 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих Авыл XVII гасырда нигезләнгән. XVIII гасырда ― XIX гасырның I яртысында авыл халкы категориясенә караган. Биш вакыт намаз укыр өчен (мәчет статусына ия булган, ягъни дәүләт тарафыннан расланган указлы муллага ия була алмаган һәм якындагы Җәмигъ мәчетенә караган) төзелгән Куҗак мәчетендә 1831 елдан Габделлатыйп Сәнҗап улының имам булганы мәгълүмД. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 29, 97нче бит..

1885 елда авылда җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт алынган. Имамнар: Мөхәммәдзариф Габделлатыйп улы Сәнҗапов (1844―1901) әүвәл биш вакыт намаз укый торган мәчеттә, 1894 елдан җәмигъ мәчетендә имам булган. Ярулла Мөхәммәдзариф улы Сәнҗапов 1904 елда имам итеп расланган. Азанчылар: Габделшәкүр Габделвәли улы; 1906 елдан Әхмәткәрим Шәңгәрәй улы (? ― 1920); 1923 елдан Нурулла Ярулла улы Сөбханкулов.

XX гасыр башында авылда мәчет, мәктәп булган Куҗак (Кузяково). Институт Татарской Энциклопедии.

1912―1913 уку елында Минзәлә өязендә эшләп килгән 351 мәктәп һәм 28 мәдрәсә исемлегендә Куҗак мәктәбе дә барКильдибяков Г. Н. Магометанские школы (мектебе и медресе) в Мензелинском уезде уфимской губернии. – Мензелинск, 1913. – С.2 –71.

Яңа бина 2010 елның 4 сентябрь көнне яңа мәчеткә нигез салына. Мәчет салуны башлап йөрүче ― Куҗак авылыннан Фазыл Фаяз улы Сәлимгәрәев. Иң беренчеләрдән Фаяз Сәлимгәрәев акчалата ярдәм итә. Түбәсенә калай алуда «Җәлил» агрофирмасы, манарасын утырту өчен «Татнефть» АҖ акчалата ярдәм иткән. 2013 елның 22 июнендә бина янәшәсенә манара бастырып куелган. Мәчеткә «Иман Нуры» исеме бирелгән. 2013 елның октябрь аенда мәчеттә намаз укыла башлаган, 2014 елда ачылганДилярам Ишанова. Куҗак ― безнең туган як. ВКонтакте, 5.04.2020.

Бер катлы таш бина электр белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~70 кеше сыйдыра. Манарасы бина янәшәсендә. Имам-хатыйп ― Илис хәзрәт Сәхабиев.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 67нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 29, 97нче бит.

Сылтамалар Куҗак (Кузяково). Институт Татарской Энциклопедии

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2014 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре.