Сәлимов Гата Шәрип улы (15 декабрь, 1928, Күбәкәй, Сафакүл районы, Курган округы, Урал өлкәсе — 24 ноябрь, 1997, Чиләбе) — татар артисты, актёр, режиссёр.

Биографиясе

Гата Сәлимов 1928 елның 15 декабрендә Урал өлкәсе Курган округы Сафакүл районы Күбәкәй авылында туган.

1950 елда Казан театр укуханәсен тәмамлаган.Чиләбе татар театры. Онлайн энциклопедия. 1951 елдан Коркино үзешчән театрында режиссер булып эшли башлый.

1960 елдан татар-башкорт үзешчән сәнгать коллективын һәм Чиләбе трактор заводы мәдәният йорты каршындагы татар театрын җитәкли.Чиләбенең «Юлдаш» татар театры яңа сезонына премьера әзерли.

Ул татар пьесалары буенча спектакльләр куя, актер булып та чыгыш ясый. Аның җитәкчелегендә 1971 елда театр коллективына халык театры исеме бирелә. Театр Курган, Чиләбе өлкәләрендә чыгышлар ясый.На языке Камала и Гафури. В Челябинске возрождается татарский народный театр.

1990 елларда эшчәнлеге туктала,В Челябинске возрождается татарский народный театр. Гата Сәлимов лаеклы ялга чыга.Киномеханик с душой артиста.

1997 елның 24 ноябрендә Чиләбе шәһәрендә вафат була.

Искәрмәләр

Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Чиләбедә вафатлар Төркем:Курган өлкәсендә туганнар