Ваагн Хачатурян, Ваа́гн Гарни́кович Хачатуря́н (; 1959 елның 22 апреле, СССР, Әрмәнстан ССР, Сисиан районы, Сисиан) ― әрмән дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2022 елның 13 мартыннан Әрмәнстан Республикасы Президенты.
Тәрҗемәи хәле 1959 елның 22 апрелендә Әрмәнстан ССР (хәзерге Әрмәнстанның ) Сисиан шәһәрендә туган. 1976 елда Ереванның 118нче урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаган. 1976―1980 елларда Ереван халык хуҗалыгы институтында (хәзерге Әрмән дәүләт икътисад университеты) укып, «икътисадчы» квалификациясен алган. 1980―1982 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән.
Хезмәт юлы 1982―1990 елларда «Разданмаш» предприятиесендә икътисадчы, икътисади тикшеренүләр лабораториясе мөдире булып эшләгән. 1990 елдан 1992 елга кадәр ― «Марс» заводының бүлек башлыгы, генераль директор урынбасары. 1990 елдан 1995 елга кадәр Ереван шәһәр Советы депутаты була, аннары 1992 елдан 1996 елга кадәр Ереван мэры вазыйфасын башкара.
1996―1999 елларда Әрмәнстанның депутаты, финанс-кредит, бюджет һәм икътисади мәсьәләләр буенча даими комиссия әгъзасы һәм Республика фракциясе әгъзасы була. 1996―1998 елларда ― Әрмәнстан президенты киңәшчесе.
2000 елда «Тамыр» демократияне һәм гражданлык җәмгыятен үстерү үзәгенең оештыручы-әгъзасы була. 2002 елда – Сәяси фәннәр, хокук һәм икътисади тикшеренүләр үзәге вице-президенты. 2007 елда Әрмәнстанда парламент сайлауларында «Импичмент» блогы вәкиле булып тора. 2006 елда ― «Альтернатива» иҗтимагый-сәяси партиясенең оештыручы-әгъзасы. 2022 елның февраленә кадәр – «Әрмән милли конгрессы» сәяси фиркасе әгъзасы.
2019 елдан 2021 елга кадәр Ваагн Хачатурян «Армэконбанк» идарәсе әгъзасы булган. 2021 елның 4 августында Әрмәнстанның югары технологияле сәнәгать министры итеп билгеләнә.
Әрмәнстан президенты
2022 елның 23 гыйнварында Әрмәнстан президенты Aрмен Саркисян отставкага киткәннән соң, Әрмәнстанның идарә итүче «Гражданнар килешүе» партиясе 30 гыйнварда Әрмәнстан Президенты вазыйфасына Ваагн Хачатурян кандидатурасын тәкъдим итәчәген игълан иткән.
3 мартта чираттан тыш Президент сайлауларында тавыш бирүнең икенче турында Әрмәнстан Президенты итеп сайлана, беренче турда аңа 10 тавыш җитми кала. Бердәнбер кандидат буларак («Честь имею» һәм «Айастан» фракцияләре кандидатура турында фикер алышуны бойкотлый), аның өчен 71 депутат тавыш бирә (барысы да идарә итүче фракция вәкилләре). Инаугурация 13 мартта узган.
Кайбер ММЧ һәм экспертлар бәяләвенчә, Хачатурян премьер-министр Никола Пашинян куйган кеше һәм аның команда әгъзасы булып тора *
.
Сәяси карашлары 2011 елда Төркия чакыруы буенча Аданада «Әрмәнстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне Аданада тикшерү» чарасында була, анда түбәндәгеләрне белдерә: «Без Төркиядән канлы бәрелешләр өчен, бигрәк тә „“ өчен гафу үтенергә әзер. Әрмәнстан исеменнән без Төркиядән гафу үтенәчәкбез».
2022 елның 2 февралендә Хачатурян Әрмәнстанның Төркия белән дипломатик мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен чыгыш ясаган.
Фәнни эшчәнлеге Фәнни, һөнәри мәкаләләр, либераль, икътисади, сәяси китаплар тәрҗемәләре һәм публицистик басмалар авторы.
Шәхси тормышы Өйләнгән, ике баласы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әрмәнстан президентлары Төркем:Әрмән икътисад университетын тәмамлаучылар Төркем:Гамәлдәге дәүләт башлыклары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре