Рим Гыйниятуллин, Рим Габдулла (Абдулла) улы Гыйниятуллин (1943 елның 18 сентябре, СССР, Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд өлкәсе, Замин районы, Обручево ― 2026 елның 20 апреле, Үзбәкстан, Ташкент) — Үзбәкстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 1996―1997 елларда ― Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. 1989―1996 елларда — Үзбәкстан Республикасы мелиорация һәм су хуҗалыгы министры. 1996 елдан ― Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең аксакаллар шурасы рәисе, Ташкент шәһәре татар-башкорт милли мәдәни үзәкләренең аксакаллар шурасы рәисе.

Тәрҗемәи хәл Рим Габдулла улы Гыйниятуллин 1943 елның 18 сентябрендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд өлкәсендә укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән.

Ташкент төзелеш техникумын, аннары Ташкент авыл хуҗалыгында ирригация һәм мелиорация инженерлары институтын инженер-гидротехник белгечлеге белән тәмамлый.

1957-99 елларда Үзбәкстанның авыл хуҗалыгы һәм су белән тәэмин итү өлкәләрендә эшли. Эшчедән башлап, оста, инженер, өлкән инженер баскычларын үтеп, 1968 елдан төрле җитәкче урыннарда. Озак еллар Үзбәкстан хөкүмәтенең Вице-премьеры, Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры (1989-96) булып эшли.CentrAsia: ГИНИЯТУЛЛИН Рим Абдулович

1999-2007 елларда Рим Гыйниятуллин Глобаль экологик фонд, Аралны коткару Халыкара фондының проектларын гамәлгә ашыра. Татар һәм башкорт мәдәни Үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе.

1992 елда Казанда узган I Бөтендөнья Татар конгрессында Үзбәкстан татарлары исеменнән нотык ясый.

2026 елның 20 апрелендә 82 яшендә вафат. Чапанат зиратында соңгы юлга озатканнарГөлнар Гарифуллина. Үзбәкстан татары Рим Гыйниятуллинны соңгы юлга озаттылар: Ышанычлы дивар ауган кебек… Татар-информ, 21.04.2026.

Гаиләсе Атасы – Габдулла Гыйниятуллин, анасы – Нуриева Бәдигыль (Илеш районыннан). Хатыны – Хәбирова Тәнзилә Янбщк кызы, Ташкент Халык хуҗалыгы институтын тәмамлаган, икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек. Уллары: Әксән Гыйниятуллин, 1977 елда туган, Ташкент авыл хуҗалыгында ирригация һәм механизация инженерлары институтын, Fordham университетын тәмамлый, 2011-13 елларда — Татарстан авиакомпаниясенең генераль директоры; Искәндәр Гыйниятуллин, шул ук вузлар шәкерте, Аризона университеты каршында Менеджмент мәктәбен тәмамлый.

Хезмәтләр Гиниятуллин Р. Евразийское самопознание. – М. – Нижний Новгород: ИД «Медина», 2008. – 138с., ил. ISBN 9785975600387

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Үзбәкстанда туганнар Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Үзбәкстан министрлары Төркем:Үзбәкстан ССР Халык комиссарлары һәм министрлары Төркем:Ташкент ирригация һәм мелиорация инженерлары институтын тәмамлаучылар Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары