Аббас Галләмов, Аббас Радик улы Галләмов (, 1972 елның 30 мае, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Чиләбе) ― россияле политолог, политтехнолог, публицист һәм дәүләт эшлеклесе. 2008―2010 елларда ― РФ премьер-министры Владимир Путинның спичрайтеры. Башкортстан Республикасы Президенты хакимиятенең җитәкчесе урынбасары (2010―2014). Сәяси фәннәр кандидаты.
Тәрҗемәи хәле 1972 елның 30 маенда Чиләбе шәһәрендә туган.
1995 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын, 2001 елда РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Сәяси фәннәр кандидаты. Диссертация темасы: «Заманча сәяси процесста лидер һәм лидерның имиджы: концептуализация һәм медиатизация проблемалары».
2001―2002 елларда ― («Союз правых сил») партиясенең матбугат хезмәте башлыгы.
2002―2008 елларда ― Россия Президенты каршындагы Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары.
2008―2010 елларда РФ Хөкүмәтенең халык алдында чыгышлар әзерләү департаментында эшли, РФ премьер-министры Владимир Путинга чыгыш текстларын (спичрайтер) әзерли.
2010 елда Галләмов Башкортстанга кайта, анда 2014 елга кадәр Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Администрациясе җитәкчесе урынбасары булып тора.
2017 елның июлендә Красногорскиның Иҗтимагый палатасына керә.
Политтехнолог буларак төбәк сайлау кампанияләрендә катнаша, 2018―2019 елларда Россия Федерациясенең фәнни-эксперт советы составына керә.
2020 елда («Новые люди») партиясенең эксперт советына керә.
Галләмовның публицистикасы «Ведомости», Forbes , Republic басмаларында чыга. Хәзер Аббас Галләмов сәяси аналитик булып тора, рус телле интернет-басмалар эфирында даими күренә һәм берничә халыкара ММЧда комментарийлар белән чыгыш ясый . Үзенең Telegram-каналын алып бара.
2023 елның 10 февралендә Россия Федерациясе юстиция министрлыгы Галләмовны чит ил агентлары исемлегенә кертә .
2023 елның мартында Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы Галләмовны эзләүгә игълан итә. Шул ук вакытта РФ Тикшерү комитетының аңа каршы «РФ Кораллы көчләрен дискредитацияләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатуы билгеле була. Бу «Грошi» YouTube-каналы (Украинаның 1+1 телеканалы проекты) экспертына биргән, 2022 елның апрелендә дөнья күргән интервьюсы белән бәйле, анда ул Бучадагы коточкыч вакыйга һәм Краматорск вокзалын утка тоту турында сөйләгән.
Аббас Галләмов фикеренчә, «2023 елның көзендә Путинны сайлаучыларның аз өлеше хуплаган. 2024 елгы президент сайлауларда җиңгән очракта, Путин легитим президент булудан туктый» (20 октября 2023 года).
2024 елның 4 мартында Мәскәүдәге Басман район мәхкәмәсе Аббас Галләмовны читтән торып кулга алу карары чыгарган. Галләмовны гаскәр турында «ялган мәгълүмат» таратуда гаеплиләрПолитолога Аббаса Галлямова заочно арестовали по делу о фейках. РБК, 4.03.2024.
Шәхси тормышы Өйләнгән. Дүрт бала атасы.
Искәрмәләр
Төркем:Сәясәт фәннәре кандидатлары Төркем:Россия политологлары Төркем:Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаучылар Төркем:Россиядә «чит ил агентлары» дип танылган шәхесләр