Рөстәм Мәһдиев, Рөстәм Рәшит (Габдерәшит) улы Мәһдиев (1951 елның 17 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Чүриле районы, Яңа Чүриле) ― укытучы, газета хәбәрчесе, нәшрият мөхәррире, язучы, 1990 елдан Татарстан Президенты һәм Министрлар Кабинеты матбугат үзәге баш референты. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев нәселеннән.
Тәрҗемәи хәле 1951 елның 17 сентябрендә Татарстан АССР Чүриле (1956 елның 14 маеннан Саба, 23 июленнән Арча) районы Новое Чурилино (Яңа Чүриле). Институт Татарской Энциклопедии Яңа Чүриле авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры Габдерәшит Сөнгатулла улы Мәһдиев (1918―2001) гаиләсендә туган. Бабасы ― Гөберчәк авылы мулласы Сөнгатулла Бәдретдин улы Мәһдиев (1885―1938), әбисе Рабига (Бибирабига) Мөхәммәтсафа кызы (1891―1971)Нуруллин Р. Яхиннар. – Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2016. – Б.75-87.. Әтисенең бертуганнары (дүртесе генә исән калып, тормыш корган) ― игезәкләр Рашат-Мөршидә, Мөхәммәтрашат, Ракига (1921―1946), Рауза (Зарипова, 1924―1990), Равия (1926―2001), язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев (1930―1995). Бертуганнары: ТР Халыклар Дуслыгы Йортында музей-күргәзмә эшчәнлеге бүлегенең мөдире Расим Рәшит улы Мәһдиев (1952), табибә Рәмзия Рәшит кызы (1954) Сөнгатулла Бәдретдин улы. Казан арты музее.
Казанда урта мәктәп (1969 елда), Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1974 елда) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1974 елдан Татарстан АССР Балтач районы Урта Көшкәт авылындагы мәктәптә (2016 елдан О. Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе)Средне-Кушкетская средняя общеобразовательная школа имени О.Н. Исаева. Основные сведения.pdf рус теле һәм әдәбияты укыта.
Казанда төзелеш трестының күптиражлы «Төзелештә» исемле газетасында хәбәрче булып эшли.
Татарстан радиокомитеты хәбәрчесе, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир вазыйфаларын башкара.
1990 елдан Татарстан Президенты һәм Министрлар Кабинеты матбугат үзәгендә референт, баш референт булып эшли. 2011 елдан лаеклы ялда.
«Мәдрәсәләрдә китап киштәсе» (1992) исемле китабы Кышкар, Түнтәр, Казан мәдрәсәләре тарихын өйрәнү өчен алыштыргысыз әдәбият булып исәпләнә Мәһдиев Рөстәм Рәшит улы. Мәһдиев энциклопедиясе. Казан арты музее.
Соңгы елларда әтисе, Сталинград саклануында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры Габдерәшит Сөнгатулла улы Мәһдиевнең (1918―2001) тормыш юлын, язып калдырган фронт истәлекләрен өйрәнү һәм пропагандалау белән шөгыльләнәМәһдиев Рәшит. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан, 23.10.2018.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992. ISBN 5-298-01052-0 Кашапов М. Шәхесләр: язмышлар сынавы. – Казан: ТКН, 2013. – Б.95-96. Мәһдиев Р. Уттан сау чыккан хәтер-хатирә (фронтовик әтием язмалары) // «Безнең мирас». – 2019. – №1. – Б.80-85; №2. – Б.78-83. Рөстәм Мәһдиев. Тыелган китап эзеннән. «Туган җир», № 3/4, 2020; № 2, 202; № 4, 2021. ISSN 2618-9623
Сылтамалар Мәһдиев Рөстәм Рәшит улы Мәһдиев энциклопедиясе. Казан арты музее
Төркем:Укытучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Тарихчылар Төркем:Мөхәммәт Мәһдиев