Степанида Борисова, Степанида Ильинична Борисова (, 1950 елның 15 апреле, СССР, РСФСР, Якут АССР, Меге-Кангалас районы, Нахара) ― театр һәм кино актрисасы, җырчы, режиссер, П. А. Ойунский исемендәге Саха академия театры артисты (1974 елдан), Россия Федерациясенең (2006) һәм Саха Республикасының (2001) халык, Россия Федерациясенең атказанган (1993) артисты. Саха-Якутия Республикасының П. А. Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1988). Олонхо театрына нигез салучыларның берсеБорисова Степанида Ильинична. sakhatheatre.ru.

Тәрҗемәи хәле 1950 елның 15 апрелендә Якут АССР Меге-Кангалас районы Нахара авылында туган.

1974 елда М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесының якут студиясен тәмамлаган.

1974 елдан Ойунский исемендәге уйный. 1980-еллардан башлап, саха милли тойук җырлау техникасын кулланып, театр спектакльләрендә җырлый башлый (аерым алганда, «Сычуаньнан яхшы кеше» спектаклендә). 1990-еллардан фолк-җырчы буларак Европа, Америка һәм Азия илләре буенча гастрольләрдә йөри, Кытайда (1996), Берлинда (2002), Япониядә (2002) һәм Бөекбританиядә (2004) этно-музыка фестивальләрендә катнаша. Шулай ук рок-төркеме составында чыгыш ясый.

2009 елда Мәскәүдә аның Ф. Павлов-Андриевич куелышында Хармс прозасы буенча «СтарухЫ» моноспектакленең премьерасы була.

фильмында (2009, Россия―Монголия―АКШ) Чыңгызханның әнисе ролендә уйнаган.

2011 елдан ― Олонхо театры каршындагы актерлар студиясенең сәнгать җитәкчесе, берничә спектакль куйган.

Иҗаты Театрда рольләре Карчык («СтарухЫ» моноспектаклендә), Суосалдьыйа Толбонноох («Суосалдьыйа Толбонноох», И. Алексеев), Шагыйрь хатыны («Минем калдырган җырлар», Василий Протодьяконов), Марфа — «Абынган» (Анемподист Софронов), Кириск анасы («Минем яраткан зәңгәр ярым», Чыңгыз Айтматов), Пайпэткэ («Ханидуо һәм Халерхаа», Семён Курилов), Шень Дэ һәм Шой Да («Сычуаньнан яхшы кеше» Б. Брехт), Кутурган Куо («Бөек Кудангса», Платон Ойунский), Лагларыйа Даарыйа («Николай Дорогунов — адәм баласы», П. Ойунский), Асрау — («Явыз рух», Николай Неустроев), Кыыс Дэбилийэ (олонхо «Кыыс Дэбилийэ»), Оджулун («Чыңгызхан әмере буенча», Николай Лугинов), Бернарда Альба («Бернарда Альба йорты», ), Таня түтәй («Фәрештәләр еламый», Д. Привалов), Иэйэхсит ханым («Эллэй Боотур», Алтан Сарын), Айыысыт («Шаман йокысы», Алексей Кулаковский).

Кинода рольләре «Охоноон» (реж. А. Васильев), «Сирдээх дьон» (реж. С. Ермолаев), «Тайна Чингис Хаана» (Оэлун, реж. Андрей Борисов).

Режиссерлык эшләре «Олох долгуннара» («Язмыш дулкыннары») спектакле Н. Абрамовның олонхо спектакле «Удаган кыргыттар» (Удаган кызлары) (2013)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Саха Республикасының П. А. Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе (1988) Россия Федерациясенең атказанган артисты (1993) Саха Республикасының халык артисты (2001) Россия Федерациясенең халык артисты (2006) «Алтын битлек» премиясе номинанты (2003, 2007, 2010) Шәхси тормышы Ире ― Андрей Саввич Борисов (1951 елгы), Олонхо театрына нигез салучы, режиссер. Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры (1990–2014).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Степанида Борисова и Тригон на Фестивале Евро Радио в Кёльне.

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:Русия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Россия театр режиссёрлары Төркем:Русиянең халык артистлары Төркем:Русиянең атказанган артистлары Төркем:Щепкин театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:П. А. Ойунский исемендәге премия лауреатлары Төркем:Саха Республикасының халык артистлары Төркем:Шәхесләр:П. А. Ойунский исемендәге академия театры