Икенче мәхәллә мәчете () ― Татарстанның Әлмәт шәһәрендә 2023 елның 28 декабрендә эшли башлаган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Әлмәт мөхтәсибәтенә карый. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтендә 43нче мәчет.
Тарих Мәчет өчен урынны мөхтәсибәт адресына мөрәҗәгать иткән мөселманнарның инициатив төркеме сайлаган. Төзелеш өчен җир җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бүлеп бирелгәнНовая мечеть в Альметьевске на улице Тукая откроется в 2022 году. KazanFirst, 24.03.2021.
2018 елда мәчет төзелеше ниятләнгән. 2020 елда төзелеш эшләре башланган, 2,5 елда мәчет төзелеп беткән. Калган вакыт эшне төгәлләү һәм матурлау өчен тотылган. Мәчет төзелешенә иң яхшы белгечләр җәлеп ителгән.
Мәчетне ачу тантанасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Мәганов катнашканКакая красивая мечеть распахнула сегодня свои двери в Альметьевске. Духовное управление мусульман РТ на Дзен, 28.12.2023.
Бина Мәчет тышкы яктан да, эчке бизәлеше белән дә Татарстандагы бер мәчеткә дә охшамаган. Монда һәрбер деталь, шул исәптән акустика уйлап эшләнгән. Идәндәге бизәкләрнең симметриясе түшәмдәге бизәкләр белән туры килә.
Агачтан эшләнгән гөмбәз игътибарны җәлеп итә. 99 яфраклы гөмбәз бер ел вакыт эчендә кулдан җыелган. Әлеге яфраклар Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме белән бәйле.
Мәхәллә мәчетенә 50ләп кеше сыя. Мәчеттә ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханә, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә барлык уңайлыклар каралган.
Мәчетнең имамы Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов. Моны да карагыз Беренче мәхәллә мәчете Искәрмәләр
Сылтамалар Гөлназ Әхтәмҗанова. Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов: Мәчет шоу күрсәтә торган урын түгел. Татар-информ, 6.03.2024 В Альметьевске открылась новая мечеть. ДУМ РТ, 28.12.2023
Төркем:Әлмәт мәчетләре Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2023 елда төзелгән мәчетләр