Әмир Галиәскаров, Әмир Марат улы Галиәскаров (, 1991 елның 26 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) ― кино һәм видеопродакшнда эшләүче режиссер, композитор, оператор, сценарист, актер. 2009―2023 еллар эчендә төрле жанрдагы (драма, кыска метражлы фильм, документаль фильм) 23 фильмны төшерүдә катнашкан (режиссер буларак 7, композитор буларак 5, оператор буларак 5, сценарист буларак 2, актер буларак 1 фильм) Амир Галиаскаров: фильмы, биография, семья, фильмография. Кинопоиск. Татарстан Кинематографистлар берлеге әгъзасыСписок членов Союза Кинематографистов Татарстана. Татаркино.

Тәрҗемәи хәле 1991 елның 26 маенда Казанда катнаш гаиләдә туган: әтисе ― татар, әнисе ― рус милләтеннән. Немец теле тирәнтен өйрәнелүче рус мәктәбендә укыганРустем Шакиров, Рамиль Гали. Амир Галиаскаров: «В Москве сказали – лучше бы тебя звали Саша». Татар-информ, 24.03.2024.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Кино һәм телевидение институтын «кино режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлаган, квалификациясе ― һәвәскәр киностудия җитәкчесе, укытучы (2013) Галиаскаров Амир Маратович.

Фильмография 2009 елда «Орлы» (Бөркетләр) драмасында (режиссеры Рамил Төхфәтуллин) кондуктор ролендә төшкән Амир Галиаскаров - режиссёр, композитор, оператор, сценарист, актёр. kinorium.comОрлы, 2009 — описание, интересные факты. Кинопоиск.

2011 елда кыска метражлы (13 минутлык) «Кояш җиле» (Солнечный ветер) фильмын төшерә Солнечный ветер (2011) — актеры и съемочная группа. Кинопоиск.

2014 елда кыска метражлы (23 минутлык) «Кайтаваз» (Эхо) фильмында (режиссеры Алисә Галиева) композитор, оператор, сценарий авторы (Алисә Галиева белән бергә) буларак катнашаЭхо, 2014 — описание, интересные факты. Кинопоиск. Әлеге фильм ― Парижда узучы «Когда русские любят» фестиваленең конкурс программасында катнашучы (2016).

2014 елда документаль, кыска метражлы (8 минутлык) «Болгар» фильмында (режиссеры Рөстәм Рәшитов) композитор буларак катнашканБолгар, 2014 — описание, интересные факты. Кинопоиск.

2014 елда кыска метражлы (12 минутлык) «Желание» (Теләк) фильмында (режиссеры Алисә Галиева) оператор буларак катнашканЖелание, 2014 — описание, интересные факты. Кинопоиск.

2017 елда Рамил Фазлыев белән бергә үзенең беренче тулы метражлы (2:01:00) «Мулла» фильмын төшерә (продюсеры Миләүшә Айтуганова, Марат Әхмәтшин)Мулла, 2018 — описание, интересные факты. Кинопоиск.

2017 елда «Халима» (Хәлимә) драмасын төшергәндә (режиссеры Юлия Захарова) оператор буларак катнашканХалима, 2017 — описание, интересные факты. Кинопоиск.

2018 елда режиссер буларак кыска метражлы (0:26:00) «Отчий дом» (Ата йорты) документаль фильмын төшерә (Насур Юрушбаев белән бергә)Фильм Отчий дом (Россия, 2018). Афиша-Кино.

2018 елда ТР мәдәният министрлыгыннан кыска метражлы (16 минутлык) «Волчий Яр» (Бүре Чокыры) драмасын төшерү өчен грант ота. Режиссер буларак 2019 елда әлеге фильмны төшерә һәм композитор буларак та катнашаВолчий Яр, 2019 — описание, интересные факты. Кинопоиск. Фильм ТР Мәдәният министрлыгы грантына бер миллионга төшерелгәнКороткометражка Амира Галиаскарова «Волчий яр». «Реальное время», 27.05.2023.

2019 елда «Вопреки» (Бернигә карамастан) драмасында (режиссеры Наил Хәйретдинов) операторлар һәм композиторларның берсе буларак катнашканВопреки, 2019 — описание, интересные факты. Кинопоиск.

2019 елда татар-үзбәк «Сөмбел» фильмы (режиссёрлар: Рәшит Маликов, Рамил Фазлыев) операторларының берсе була Сумбуль (2021). kino-teatr.ru.

2021 елда режиссер буларак үзенең икенче тулы метражлы (1:16:00) фильмын: «Без – 41 нче ел балалары» драмасын төшерә (халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча; продюсеры Миләүшә Айтуганова)Мы — дети 41-го года, 2021 — описание, интересные факты. Кинопоиск.

2021 елда «Сансара» фильмында (режиссеры Наил Хәйретдинов) композиторларның берсе буларак катнаша Сансара (фильм, 2021).

2022 елда өченче тулы метражлы фильмын «823-й километр» (823 нче километр) төшерә (Әмирхан Еникинең өч хикәясе буенча; Ирек Хафизов белән тандемда) 823-й километр, 2023 — описание, интересные факты. КинопоискФильм «823-й километр» ВКонтакте.

Уңышлары 2019 ― XV Казан мөселман киносы фестивале кысаларында узган халыкара питчинг җиңүчесе ― Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр», «Болганчык еллар» әсәрләре буенча куелачак «Сафа һәм Саҗидә» фильмы сценарий авторы буларакНовости и события Казанского международного фестиваля мусульманского кино. kazan-mfmk.com, 25.04.2019Победителем международного питчинг, который прошел в рамках XV Казанского фестиваля мусульманского кино, стал режиссер из Татарстана Амир Галиаскаров. Министерство культуры Республики Татарстан ВКонтакте, 27.04.2019. «Без – 41 нче ел балалары» фильмы Казанда узган мөселман киносы фестивалендә тамашачылар симпатиясе призын алаРадиф Кашапов. Короткометражка Амира Галиаскарова «Волчий яр». «Реальное время», 27.05.2023. 2022 – Әмир Галиәскаровның «Алюминиевая лихорадка» (Алюминий бизгәге) эше Казанда узган «Время кино» (Кино вакыты) төбәк кинопроектлары питчингында җиңгәнКазанский кинопроект «Алюминиевая лихорадка» победил на питчинге «Время кино». Официальный портал Казани, 12.12.2022.

Моны да карагыз Байбулат Батулла Илшат Рәхимбай

Искәрмәләр

Сылтамалар Амир Галиаскаров: фильмы, биография, семья, фильмография. Кинопоиск Кинорежиссёр Амир Галиаскаров (видео 4:52). Здравствуйте – ТНВ, 14.02.2018 Рустем Шакиров, Рамиль Гали. Амир Галиаскаров: «В Москве сказали – лучше бы тебя звали Саша». Татар-информ, 24.03.2024

Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Татарстан режиссёрлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Россия сценаристлары Төркем:Россия кинорежиссерлары