Давыт Аитов, Давыт Мөхәммәтшәриф улы Аитов (Франциядә: , , 1854 елның 18 июне, РИ, Ырынбур губернасы, Ырынбур ― 1933 елның 18 марты, Франция, Париж) ― инкыйлабчы, «халык арасына чыгу»да катнашучы, сәяси мөһаҗир, географ-картограф, Франциядә Россиянең (Вакытлы хөкүмәтнең) Генераль консулы, франкмасон.

Тәрҗемәи хәле 1854 елның 18 июнендә Ырынбур губернасы үзәге Ырынбур шәһәрендә отставкадагы капитан гаиләсендә туган, дворян. Ырынбурда Неплюев хәрби гимназиясен тәмамлаганнан соң (1871), Санкт-Петербургта Михайловск укыган (1873 елга кадәр) Даут Мухаметшарифович Аитов. Татар онлайн энциклопедиясе. Медицина-хирургия академиясендә лекцияләр тыңлаган Аитов Давид Александрович. Революционеры — Яндекс.Словари.

Санкт-Петербургта укыганда революционер-народниклар (1851―1895), (1852―1910) белән якыная, «крестьян революциясе» идеяләрен пропагандалый, 1874 елның мартыннан катнаша.

Орёл губернасында агитация алып барганда, рус җәмәгать эшлеклесе (1839―1904) белән таныша һәм аның революцион үзләштерә. 1874 елда А. Маликов Орёлда «кешелекне социаль гаделлек пропагандасы белән үзгәртеп кору» өчен «алла–кешеләр» () яшьләр түгәрәген оештыра, хәтта «бу дөньяның көчлеләре» арасында аларны җәмәгать тормышында шулкадәр күп явызлык тудырган өстенлекләрдән баш тартырга күндерү өчен пропаганда алып барырга кирәк дип саный. А. Маликов түгәрәге әгъзалары бернинди хакимиятне дә танымыйлар, әмма, аларның фикеренчә, дошманлыкны арттырган һәртөрле революцион көрәшкә каршы булалар.

1874 елның май ахырында Д. Аитов Калугада кулга алына. 1875 елның 29 гыйнварыннан 1876 елның 30 гыйнварына кадәр Петропавловск крепостендә тотыла. 1878 елның 5 маенда «тыелган оешмада әгъзалыкта һәм җинаятьчел әсәрләр таратуда» гаепләнеп, Сенатның присяжныйлар судына тапшырыла. (1877 елның 18 октябре ― 1878 елның 23 гыйнвары) гаепле дип табыла Процесс 193-х. Хронос. 1878 елда полиция күзәтүе астында туган ягы Ырынбурга сөрелә, 1879 елда чит илгә кача.

Рус җәмәгать эшлеклесе һәм сәяси теоретик (1852―1923) язмаларында Аитов турында әйтелә:

Ул бик үзенчәлекле кеше. Тумышы белән татар һәм дине буенча мөселман иде, әмма интеллигенция мәктәбен үтеп, ахыр чиктә бөтен иманын югалткан. Аның гаиләдә алган әхлак тәрбиясе ныграк булып чыккан. Аның әтисе татарлар арасында бик хөрмәт ителгән, шул ук вакытта рус патриоты булган, ягъни үз халкын Россия белән якынайту һәм аны гомумроссия мәдәниятенә бәйләү турында кайгырткан. Ул дәүләт хезмәтендә булган һәм ниндидер рәвештә дворянлыкка кертелгән. Хөкүмәткә кыргыз (казакъ) даласында очраган төрле аңлашылмаучылыкларны бетерүдә зур хезмәтләр күрсәткән. Әхлакый яктан ул гаять чиста кеше булган һәм үзенең яхшы сыйфатларын улына тапшырган. Давыт Аитов, шәхси тормышта искиткеч кеше, нәкъ менә шуңа күрә сәясәт өчен бөтенләй яраклы түгел иде. Ул һәртөрле көч куллануга һәм һәртөрле ялганга органик рәвештә каршы иде. Аның революцион хәрәкәттә катнашып, халык арасына чыгуы гаҗәпләндерә, әмма аның анда катнашуы бик аз була, шуңа күрә «193 процессы» буенча аңа йомшак җәза (вакытлыча тоткарлау) бирелә. Иреккә чыккач, ул Россиядә калырга теләмәде һәм чит илгә китте. Россиядә көннән-көн кискенләшә барган сәяси бәрелешләр, мөгаен, аның туган илдә яшәү теләген юкка чыгаргандыр. Франциядә төпләнеп, ул үзенә эш таба һәм үз зәвыгына ярашлы яши ― тыныч, тавышсыз, хезмәттә һәм гаилә мәшәкатьләрендә, чөнки ул Парижда өйләнә. Никахлашу өчен аңа үз диненнән баш тартырга туры килә, һәм ул моны бик оригиналь эшләде.

1879 елда мөһаҗирлеккә китә. 1881 елдан Парижда яши: Hachette нәшриятында картограф булып эшли. Картография фәнендә берничә ачышы белән билгеле була, шул исәптән, 1889 елда иң мөһим картографик проекцияләрнең берсе булган уйлап тапкан. Бертуган (1861―1933) һәм Гранатларның урын алган берничә мәкалә авторы Энциклопедический словарь Гранат 023.pdf. Француз нәшриятлары белән даими хезмәттәшлек итә. Вера Фигнер (1852―1942) тарафыннан оештырылган «Сәяси тоткыннарга ярдәм буенча Париж комитеты»ның 1910–1917 еллардагы казначысы, шулай ук Парижның 1875 елда оештырылган рус телле иҗтимагый La Bibliothéque Russe Tourguenev. История библиотеки казначысы булган (1900―1924 елларда Тургенев китапханәсе идарәсе рәисе медицина һәм хокук докторы булаОрганизаторы и сотрудники Тургеневской общественной библиотеки в Париже). Февраль инкыйлабыннан соң Парижда Россия Генераль консулы булып эшли (1917―2024 елларда Россиянең (Вакытлы хөкүмәтнең) Париждагы де-факто илчесе (1869―1957) булган).

Шәхси тормышы 24 яшендә өйләнгән. Ике никахта 7 баласы булган, шул исәптән беренче никахыннан улы (, 1879―1968) регбичы, медицина докторы, франкмасон буларак һәм Екатерина Алексеева белән икенче никахыннан кызы Ирен Аитофф ( , 1904―2006) пианист буларак, Франциядә танылалар Biographie Irène Aitoff Pianiste. whoswho.fr .

Искәрмәләр

Әдәбият Аитов Давид (Даут) Александрович / Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии, 1999, стр.18. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

Аитов Давид (Дауд) Александрович. ГПИБ России

Төркем:Ырынбур Неплюев кадет корпусын тәмамлаучылар Төркем:Франция картографлары Төркем:Россия революционерлары Төркем:Михайловск артиллерия училищесын тәмамлаучылар