Казан текстиль-галантерея фабрикасы () ― Казан җиңел сәнәгать оешмасы.
ТАССР җиңел сәнәгать халык комиссарлыгының Галантерея фабрикасы буларак ким дигәндә 1930-елларда барлыкка килә. Ул вакытта фабрика теш арыткычлар, төймәләр, музыка кораллары өчен детальләр җитештергән.. 1941 тә бирегә Мәскәүнең һәм Мәскәү яны шәһәрләреннән (Клин, Ногинск, Кунцево) 13 нче тасма тегү һәм бау үрү фабрикасы күчереп урнаштырыла; бау үрү Бауман урамындагы гармун фабрикасы бинасында урнаштырыла. 1942 дән 13 нче тасма тегү фабрикасы. 1941-1953, 1955-1957 дә фабрика РСФСР җиңел сәнәгать халык комиссарлыгы (министрлыгы), 1953-1955 тә РСФСР киң кулланыш таварлары сәнәгате министрлыгы буйсынуында. 1957-1963 тә Татсовнархозның җиңел сәнәгать идарәсенә, 1963-65 тә Урта Идел совнархозының бер үк исемле идарәсенә, 1965 тән янә РСФСР җиңел сәнәгать министрлыгына буйсына. 1971 дән РСФСР текстиль сәнәгате министрлыгына, 1991-199? елларда «Ростекстиль» концернына (акционерлык җәмгыятенә) буйсына.
Совет чорында карамагында торак йортлар, 91 нче балалар бакчасы, «Советские космонавты» балалар аланы була.http://millattashlar.ru/index.php/%D0%9F%D0%B8%D0%BE%D0%BD%D0%B5%D1%80%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B5_%D0%BB%D0%B0%D0%B3%D0%B5%D1%80%D1%8F_%D0%B2_%D0%9A%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD%D0%B8_(1991)http://millattashlar.ru/index.php/%D0%94%D0%B5%D1%82%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B5_%D1%81%D0%B0%D0%B4%D1%8B_%D0%B2_%D0%9A%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD%D0%B8_(1991) 1960 та 1300, 1993 дә 800, 2006 тә 115 кеше эшләгән. СССР таркалгачтын җитештерү айлар буе эшләми торып, 2010-елларда «Георгий тасмасы»н җитештерү исәбенә яхшыра төшкән. 2017 тә ябылган.
Искәрмәләр
Төркем:Казан ширкәтләре