Ачыкорлыклы үсемлекләр (, Pinophуta) — орлыклы үсемлекләрнең өске девонда, якынча 370 млн ел элек барлыкка килгән борынгы төркеме. Төньяк ярымшарда киң таралганнар.

Атамалары төп сыйфатларын ассызыклый: орлык яралгылары һәм алардан үскән орлыклар, ябыкорлыклылардан аермалы буларак, йомык капчыкка урнашмаганнар. Чәчәкләре юк. Җимшән гадәттә бер яки берничә орлык утыра торган гади тәңкәдән гыйбарәт, ә кайвакыт ул тәңкә дә үсеш алмый.

«Gymnospérmae» терминын 1825—1827 елларда шотланд ботанигы Робертом Броуном («броун хәрәкәтен» ачучы) тәкъдим итә, ул беренче булып ачыкорлыклылар белән ябыкорлыклыларның принципиаль аермалыкларына игътибар итә. Русча терминны, ихтимал, профессор А. Н. Бекетов керткән.

Бүгенге көндә 1100 төрне үз эченә алалар.

Гомуми тасвирлама Берничә классны берләштерә; ылыслылар классы аеруча киң таралган. Ылыслыларның барлык төрләре дә диярлек агачлар. Сабакларының аркылы кисемендә юка кабыгы, нык үсеш алган үзагачы һәм тулы үсеш алмаган үзәге аерылып тора. Ачыкорлыклылар үзагачы нигездә трахеидлардан гыйбарәт. Күп төрләренең кабыгында һәм үзагачында сумала, эфир майлары һ.б. матдәләр белән тулган каналлар бар. Ылыслыларның күпчелеге каты яфраклы, энәсыман һәм уңайсыз һава шартларында да коелмый.

Кулланылыш һәм таралу Татарстанда өч семьялыкка кергән үсемлекләр – наратчалар (нарат, чыршы, ак чыршы, карагай), кипарисчалар (артыш) һәм кызылчалар (дала кура җиләге) очрый.

Декоратив үсемлекләр.

Ылыслыларның үзагачы – төзү материалы, кәгазь җитештерү өчен чимал.

Медицинада нарат бөреләре, ак чыршы мае кулланыла.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/achykorlyklylar Онлайн - энциклопедия Tatarica

Ачыкорлыклы үсемлекләрнең классификациясе

Ачыкорлыклыларны элек орлыклы үсемлекләр арасында (Spermatophyta төркеме, 1882—1952), соңрак көпшәле үсемлекләрдә (Tracheophyta төркеме, 1950—1981) махсус Gymnospermae классына керткәннәр. Бу класс ылыслылар һәм аларга охшаш берничә казылма төрне үз эченә ала торган була.

Ачыкорлыклылар башка югары үсемлекләрдән (абагасыманнар һәм чәчәклеләр) аерылып торуларына карамастан, казылмалар озак вакыт дәвамында чәчәклеләрнең ачыкорлыклардан килеп чыгуына дәлил булып саналалар. Шунлыктан таксон парафилетик булып чыга (хәзерге кладистика монофилетик  — бер ата-бабадан килеп чыккан, шул затның барлык нәселен берләштерүче таксоннарны гына кабул итә). Кайбер ДНК тикшеренүләре аларның, ихтимал, монофилетик төркем булуларын раслый.

Бүгенге көн ачыкорлыклыларын бер рангның биш таксонына бүләләр (заманча басмаларда мондый ранг буларак күбесенчә класс кулланыла), шул ук вакытта чәчәкле булмаган дүрт төркемне чәчәклеләрдән аеру өчен «ачыкорлыклылар» терминын кулланалар, тик бу очракта аны таксон буларак карамыйлар:

Гингколар классы (Ginkgoopsida) Гнетопсида классы (Gnetopsida) Саговниклар классы (Cycadopsida) Ылыслылар классы (Pinopsida)

Бүгенге флора ачыкорлыклыларының соңгы классификациясе Christenhusz et al. (2011) хезмәтендә урын алган. Анда 1080 төр һәм 83 ыругны берләштергән 12 семьялык күрсәтелгән. (Christenhusz & Byng 2016).

Cycadidae асклассы

Cycadales тәртибе Саговниклар семьялыгы: Cycas Замиацея семьялыгы: Dioon, Bowenia, Macrozamia, Lepidozamia, Encephalartos, Stangeria, Ceratozamia, Microcycas, Zamia.

Ginkgoidae асклассы

Гинкголар тәртибе Ginkgoaceae семьялыгы: Ginkgo

Gnetidae асклассы

Вельвичияләр тәртибе Вельвичияләр семьялыгы: Welwitschia Gnetales тәртибе Gnetaceae семьялыгы: Gnetum Ephedrales тәртибе Ephedraceae семьялыгы: Ephedra

Pinidae асклассы

Наратлар тәртибе Наратчалар семьялыгы: Cedrus, Pinus, Cathaya, Picea, Pseudotsuga, Larix, Pseudolarix, Tsuga, Nothotsuga, Keteleeria, Abies Araucariales тәртибе Араукарияләр семьялыгы: Araucaria, Wollemia, Agathis Подокарплар семьялыгы: Phyllocladus, Lepidothamnus, Prumnopitys, Sundacarpus, Halocarpus, Parasitaxus, Lagarostrobos, Manoao, Saxegothaea, Microcachrys, Pherosphaera, Acmopyle, Dacrycarpus, Dacrydium, Falcatifolium, Retrophyllum, Nageia, Afrocarpus, Podocarpus Cupressales тәртибе Сциадопитислар семьялыгы: Sciadopitys Кипарисчалар семьялыгы: Cunninghamia, Taiwania, Athrotaxis, Metasequoia, Sequoia, Sequoiadendron, Cryptomeria, Glyptostrobus, Taxodium, Papuacedrus, Austrocedrus, Libocedrus, Pilgerodendron, Widdringtonia, Diselma, Fitzroya, Callitris (Actinostrobus һәм Neocallitropsis кертеп), Thujopsis, Thuja, Fokienia, Chamaecyparis, Callitropsis, Cupressus, Juniperus, Xanthocyparis, Calocedrus, Tetraclinis, Platycladus, Microbiota Тисчалар семьялыгы: Austrotaxus, Pseudotaxus, Taxus, Cephalotaxus, Amentotaxus, Torreya

Ачыкорлыклыларга шулай ук берничә юкка чыккан төркемне дә кертәләр, алар арасында:

Беннетитлар (Bennettitopsida). Орлыклы абагалар, яки Птеридоспермнар.

Бүгенге ачыкорлыклылар Бүгенге көндә бик аз төрләре сакланган. The Plant List (2013) мәкълүматы буенча —1100 тирәсе // The Plant List (2013). Version 1.1.), бары тик ылыслылар вәкилләре кайбер урыннарда киң таралуга ирешә.

Искәрмәләр

Әдәбият

 — ISBN 978-5-7695-2746-3 (Т. 3) (рус.), ISBN 3-8274-1010-X (Elsevier GmbH) — УДК 58(075.8) Козубов Г. М., Муратова Е. Н. Современные голосеменные. — Л.: Наука, 1986

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Биология Төркем:Татарстан табигате