«Рәхимулла» мәчете, Пóйковский мәчете () ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Пойковский шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.
Пóйковскийда (1967 елга кадәр Мушкино бистәсе, 1968 елдан штб) 2024 елда 26 494 кеше яшәгәнНаселение поселка городского типа Пойковский. bdex.ru. 2010 елда бистә урнашкан Нефтеюганск районында яшәгән халыкның (44 815 кеше) татарлар 10,2% ын (4 552 кеше), башкортлар 4% ын (1 800 кеше), азәрбайҗаннар 1% ын (581 кеше), таҗиклар 1,1% ын тәшкил иткән.
Тарих 2000 елның 11 ноябрендә Пойковскийда «Рәхимулла» мәчете ачылаПойковский ХМАО России. gorodarus.ru.
2014 елның 10 июлендә җирле мөселман дини оешмасы юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән, имам-хатыйб Абдукодирхон Абдукаюмович Почоев Почоев Абдукодирхон АбдукаюмовичММРО пгт.Пойковский.
2014―2015 елларда мәчет бинасы реконструкцияләнгән. Реконструкция барышында намаз залларының мәйданы ике тапкыр арттырылган, бина янәшәсендәге территория төзекләндерелгән. Дини иҗтимагый оешма мәчет бинасын һәм ул урнашкан җир участогын үз милкенә алган Мечеть пгт. Пойковский. ok.ru.
Көндәлек биш вакыт, җомга һәм бәйрәм намазларыннан тыш, мәчеттә теләүчеләр өчен гарәп телен өйрәнү дәресләре үткәрелә, дини мәсьәләләр буенча коллектив һәм шәхси әңгәмәләр, Россиянең әйдәп баручы Ислам университетлары һәм дини үзәкләре укытучылары белән очрашулар уза Мечеть «Рахимулла». Нефтеюганский район. nefteyuganskij-r86.gosweb.gosuslugi.ru.
Зур капиталь мәчет төзү планнары барМечеть Пойковский ХМАО. Plaso.pro.
Җитәкчелек Имам ярдәмчесе Нугман хәзрәт (Нумонхуджа Абдукаюмович) Почоев (1983 елгы)Нугман Почоев Вконтакте Светлый праздник благодарности. Газета «Югорское обозрение» Нефтеюганский район, 12.04.2024
Искәрмәләр
Сылтамалар
Мечеть пгт. Пойковский. ok.ru Ураза-байрам в мечети пгт. Пойковский, 2024. vk-видео
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2000 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Хант-Манси автономияле округы мәчетләре