Бишкәктә Муса Җәлил бюсты (, ) ― Кыргыз Республикасы башкаласы Бишкәк шәһәрендә 2024 елның 16 июлендә ачылган монумент (һәйкәлВ столице Киргизии открыли памятник татарскому поэту и журналисту Мусе Джалилю. Медиаресурс «Большая Азия», 16.07.2024, стелаСостоялось торжественное открытие стелы поэта, журналиста и Героя Советского Союза Мусы Джалиля. Министерство культуры, информации, спорта и молодежной политики Кыргызской Республики, 16.07.2024, бюстОткрытие бюста Мусе Джалилю: поэтический почёт в Бишкеке. NEWS•KG, 16.07.2024). Ул күренекле татар шагыйре, хәрби журналист Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906–1944) истәлеген мәңгеләштерү максатында куелган.
Урыны Монумент Бишкәк шәһәренең 29нчы мәктәп-гимназиясе (укыту-тәрбия комплексы) УВК. ШГ №29 г.Бишкека территориясендә (М. Горький ур., 144) урнаштырылган, әлеге уку йорты исемен, Муса Җәлил хөрмәтенә, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге мәктәп-гимназия итеп үзгәртергә тәкъдим итәләрСостоялась торжественная церемония открытия бюста Герою Советского Союза, поэту Мусе Джалилю. Всемирный конгресс татар, 16.07.2024.
Тарих
«Россия даны аллеясы» проекты Проект «Аллея Российской Славы» һәм Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Бишкәкнең җирле татарлары ярдәме белән ачылган. 2024 елның 16 июлендә узган тантанада Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Эдиль Байсалов, Кыргыз Республикасы халкы ассамблеясе рәисе Алмамбет Матубраимов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Россотрудничествоның (Россия хезмәттәшлеге) Бишкәк шәһәрендәге вәкиллеге җитәкчесе Альберт ЗульхарнеевСегодня свой юбилей празднует Альберт Фархатович Зульхарнеев. ПИР-Центр Вконтакте, 25.08.2023, Россия илчелеге матбугат сәркатибе Андрей Ростков, «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова һ.б. катнашкан Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәрендә Муса Җәлил бюсты ачылды. Татар-информ, 16.07.2024. Чара ахырында катнашучылар монумент итәгенә чәчәкләр салганВ Бишкеке открыли бюст Мусы Джалиля. Sputnik Кыргызстан, 16.07.2024. Тантананы рус телендә Камал театры артисты Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин алып барган.
Тасвирлама Монумент (стела) бер-бер артлы куелган өстендәге кырлы фигурадан һәм бюст өлешеннән гыйбарәт. Һәйкәлнең иң өске өлешендә шагыйрь (башы) алман төрмәсе тәрәзәсенең сынык тимер рәшәткәсе аша якты дөньяга карап тора, әмма аның котылу әмәле юк. Бюсттан астарак икенче аслыкта, бетонга батырып эшләнгән кара җирлектә Алтын йолдыздан астарак, ак төстәге хәрефләр белән кыргыз (өстә), рус (уртада) һәм татар (аста) телләрендә шагыйрь турында кыска мәгълүмат бирелгән: Муса Джалиль
Татар акыны Советтер Союзунун баатыры
Татарский поэт Герой Советского Союза
Татар шагыйре Советлар Союзы Герое
1906―1944 Искәрмәләр
Сылтамалар
Состоялось торжественное открытие стелы поэта, журналиста и Героя Советского Союза Мусы Джалиля. Министерство культуры, информации, спорта и молодежной политики Кыргызской Республики, 16.07.2024 В Бишкеке открыли бюст в память о Мусе Джалиле. ТАСС, 16.07.2024 Открытие бюста Мусе Джалилю: поэтический почёт в Бишкеке. news.kg, 16.07.2024
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Бишкәк һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр