Минзәләдә Муса Җәлил һәйкәле () ― Татарстанның Минзәлә шәһәрендә 1972 елда (яңартылганы 2017 елның 23 ноябрендә) ачылган һәйкәл. Ул күренекле татар шагыйре, Волхов фронтына китәр алдыннан Минзәләдә укыган хәрби журналист, өлкән политрук Муса Джалиль и Мензелинский край. cross-kpk.ru, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906―1944) истәлеген мәңгеләштерү максатында куелган. Урыны Муса Җәлилнең бюсты «Парклар һәм скверларны үстерү» республика программасы буенча яңартылган, Җәлил исемен йөртүче шәһәр паркында (Карл Маркс ур.) урнашкан (Парк үзе 1935 елда барлыкка килгән, 1998 елга кадәр «Ленин комсомолы исемендәге бакча» булып йөргәнТатьяна Белякова. Парк именм Мусы Джалиля. multiurok.ru, 17.02.2023). Герой-шагыйрь исемен шулай ук парк янәшәсендә урнашкан Минзәлә педагогика көллияте (М. Җәлил ур., 18) йөртә, герой-шагыйрь 1941 елның ноябрь ― декабрь айларында әлеге бинада вакытлыча урнашкан, 1941 елның көзендә Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән хәрби-сәяси училищеның тизләтелгән курсларында укый һәм фронтка җибәрелүен көтәАнвар Маликов. Мензелинский портрет Мусы Джалиля. «Идель», 21.02.2021. Егермегә якын сугышчан шигыре кергән «Тупчы анты» җыентыгындагы (1942) кайбер әсәрләре беренче мәртәбә Минзәләнең «Ленин байрагы» (1932―1962; 1962―1991 елларда «Коммунизм таңы», хәзерге «Минзәлә») газетасында басыла Памятник Мусе Джалилю. tmatic.travel. Минзәлә педагогика көллияте бинасында татар шагыйренә багышланган мемориаль музей урнашкан (музей 1970 елның 3 мартында ачылганМензелинский мемориальный музей Мусы Джалиля. Официальный сайт Культура.РФ). Тарих

Муса Җәлил Минзәләдә бик аз яшәгән ― нибары 56 көн (1941 елның 7 ноябре – 1942 елның 1 гыйнвары). Минзәләдә Җәлилгә беренче һәйкәл (бюст) 1972 елда, укытучыларның традицион август педагогик конференциясе вакытында куелган булган. Беренче куелган бюстның авторы ― скульптор, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Лидия Зимина (1933―2018), Чаллыда Муса Җәлил скульптурасы авторыСкончалась Лидия Зимина, автор скульптуры «Муса Джалиль» в Челнах. Бизнес-Онлайн, 6.06.2018Памятник Мусе Джалилю. «Карта Памяти», 3.03.2015. Минзәләдә Муса Җәлилнең яңартылган бюсты 2017 елның 23 ноябрендә ачылган. Муса Җәлил бюсты тарафыннан, «Россия даны аллеясы» () бөтенроссия проекты җитәкчесе эшмәкәр, меценат , шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән куелган. Яңа бюст Краснодар краеның Кропоткин шәһәрендә эшләнгәнВ Мензелинске новый бюст Джалиля открыла его дочь Чулпан. Татар-информ, 23.11.2017.

Яңартылган бюстны ачу тантанасында герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры (2012― 2020 елларда) Зилә Вәлиева, шагыйрь-фронтовик Абдулла Алиш нәселеннән, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Илдар Алишев, район башлыгы Айдар Сәләхов, җәмәгатьчелек вәкилләре, шәһәр мәктәпләре һәм техникумнары укучылары катнашкан. М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте студентлары һәм С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары җыелганнар өчен кечкенә театральләштерелгән тамаша әзерләгән, Җәлил шигырьләрен укыган. Паркка һәм шагыйрьнең бюстына 2020 елда реставрация уздырылган. С. Өметбаев исемендәге Минзәлә театры инициативасы белән, Муса Җәлил исемендәге шәһәр паркында, шагыйрь бюсты каршында, 25 августта ― җәлилчеләрне җәзалау көнендә геройларны искә алу кичәсе үткәрү традициягә әверелгән Память джалильцев в Мензелинске. Мензелинский татарский государственный драматический театр имени Сабира Амутбаева, 26.08.2022. Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Лилия Гыйбадуллина. Минзәләдә Җәлил эзләре. «Мәйдан», 2021 ел, март, 136-139нчы бит. Сылтамалар

Алексей Изморосин. Почтили память поэта-героя. «Республика Татарстан», 23.11.2017 Молодёжный митинг в парке Мусы Джалиля Мензелинска. Мензелинск в курсе Минзәлә vk.com видео Муса Джалиль, жанровая скульптура, Республика Татарстан, Мензелинск, парк Мусы Джалиля. Яндекс Карты

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Минзәлә һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр Төркем:2017 елда барлыкка килгәннәр