Наил Радик улы Ишмөхәммәтов (; 19.01.1964, Магнитогорск, РСФСР ) — шагыйрь, прозаик, татар проза һәм поэзиясен тәрҗемә итүче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2009),ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ.Аяз Гыйләҗев әсәрләре ни өчен бүген чит илләрдә дә популяр? Марк Зарецкий (2004), Сергей Малышев (2010) һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге (2011) премияләр лауреаты, йөгерү буенча СССРның спорт мастеры.«Яшәү ямендә» кунакта — Наил Ишмөхәммәтов!
Биографиясе Наил Ишмөхәммәтов 1964 елда Магнитогорск шәһәрендә туа. 1987 елда инженер-электрик белгечлеге буенча Г. И. Носов исемедәге Магнитогорск тау-металлургия институтын (1998 елдан университет, 2014 елдан составында) тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген шул ук елда Магнитогорск металлургия комбинатында кайнар прокатка цехында башлый.
1994 елда даими яшәү урынына Казан шәһәренә күченә. Хәзерге вакытта «Идел» журналы редакциясендә эшли.
Русча яза.Matbugat.ru – татар басма матбугатын берләштерүче дайджест-портал. Шигырьләре, хикәяләре һәм тәрҗемәләре «Октябрь», «Дружба народов», «Москва», «Наш современник», «Юность», «Аврора», «Север», «Подъем», «Бельские просторы», «Байкал», «Литературная газета», «Литературная Алма-Ата», «Контрабанда», «День и ночь», «Казанский альманах», «Идел», «Казан», «Аргамак Татарстан», «Салават күпере», «Мәдәни җомга», «Татар дөньясы», «Татар төбәкләре» журналларында басыла. Шигырьләре татар һәм украин телләренә тәрҗемә ителә.
Бүләк һәм премияләре
Марк Зарецкий исемендәге премия лауреаты (2004), Сергей Малышев исемендәге премия лауреаты (2010), Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2011). 2007 елда Идел буе язучылары һәм тәрҗемәчеләре семинарында катнашучы, 2008, 2010 елларда Аксенов-фест, 2007, 2008, 2009, 2010 елларда «Адашкан трамвай» конкурсының ярымфиналисты һәм «П» бәйсез Премиясе (2010), һәм «Ак торна» (2012) конкурсы финалисты. 2024 ― Максим Горький исемендәге премия
Искәрмәләр
Төркем:Магнитогорск дәүләт техник университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Магнитогорскида туганнар Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Рус язучылары Төркем:Татар тәрҗемәчеләре Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Максим Горький исемендәге премия лауреатлары