Фердинанд Эль (француз телендә: Ferdinand Elle; 1570, Мехелен (хәзерге вакытта Бельгия) — 1637, Париж) — француз рәссам-портретисты. Сарай яны рәссамы.
Тәрҗемәи хәле Фламанд килеп чыгышлы.
Парижга 1601 елның 25 февралена кадәр килгән. 1607 елның 18 апрелендә Сен-Жермен-де-Преда торган, Парижда өйләнгән булган. 1608 елдан бирле король Людовик XIII-нең сарай яны рәссамы булып хезмәт иткән. 1627 елның 21 августында Париж гражданы булган, рәссамнар цехына кабул ителгән булган.
1601 елдан 1637 елга кадәр Парижда эшләгән, анда гаилә художество остаханәсен барлыкка китергән. Луи Фердинанд Эль Олысы (1612—1689) дигән рәссамның әтисе. Луи Фердинанд Эль Кечесе (1648—1717) дигән рәссамның бабасы.
Нидерланд сәнгать тарихы институты бирелгән мәгълүматы буенча Никола Пуссен һәм улы Луи Фердинанд Эль (Олысы) аның өйрәнчекләре булган.
Аның эшләренең бик азы гына хәзерге көнгә кадәр сакланып калган.
Искәрмәләр
Сылтамалар Ferdinand Elle
Төркем:Рәссамнар