Нуриман районы (, ) — Башкортстан Республикасының көнчыгыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 52 авыл бар, шуларның 20-се татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Нуримановский район.
Районда татар авыллары: Яңа Субай, Нур, Нимесләр, Истерек, Үкәрле, Урман, Кече Теңкәш, Зур Теңкәш, Байгилде, Бикморза, Кызыл-Бәрҗәү, Гыйззәт, Кушкүл, Саргаяз, Иркенлек, Кызылъяр, Кече Шады (чирмешләр белән), Первомайск. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Яңа Субай һәм Нур авылларында күбесенчә мишәрләр яши. Яңа Субайны Мишкә мишәрләре нигезләгән, Нур авылы аннан 1920-елларда бүленеп чыккан. Мишәрләр, шулй ук Иске Бүреч, Яңа Бүреч, Сәрвә авылын да нигезләүдә катнашканар, беренче ике авылны ясаклы татарлар да, Сәрвәне башкортлар, руслар да нигезли.
Нимесләр, Истерек, Үкәрле, Урман, Кече Теңкәш, Зур Теңкәш, Байгилде, Бикморза, Кызыл-Бәрҗәү, Гыйззәт, Кушкүл, Саргаяз,Иркенлек, Кызылъяр, Рәтүш, Кече Шады (чирмешләр белән), Чандар (руслар белән), Первомайск авылларында казан татарлары яши. Бу авылларда бүгенге Татарстанның көнчыгыш районнарыннан халык килеп төпләнә (Актаныш, Минзәлә якларыннан).
Татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләше,Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 мишәр авылларында байкыбаш сөйләше таралган.Рамазанова Д. Б., Хайрутдинова Т. Х. К вопросу о формировании байкибашевского говора мишарского диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань, 1985.
Юкка чыккан татар авыллары: Киров, Бүләк, Имәнтау, Торна-Ялан, Комсомол, Саескан, Наратлы, Каенлы, Сем.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Нуриман районы *