Ганс Крелл (немец телендә: Hans Krell) — Яңарыш чоры немец портретисты, сарай яны рәссамы, Орша астындагы сугыш картинасының фараз ителгән авторларының берсе.
Тәрҗемәи хәле Карьерасын Ансбахта Георг Динчелнең сарай яны рәссамы буларак башлаган. Соңыннан Венгрия короле Людовик II-гә Прагада һәм Будада хезмәткә кергән, анда 1522—1526 елларда эшләгән. Аннан соң Лейпцигта (1531) һәм Фрайбергта, Саксония (1534) эшләгән. Шулай ук Альбрехт Бранденбург-Ансбахлы, Бранденбург курфюрстинасы Ядвига Ягеллонка һәм курфюрст Август Саксонияле принцларының сарай яны рәссамы буларак мәгълүм. Тарихчы Дитер Копплин Луис Кранах остаханәсе белән бәйләнешенә ишарә итеп Креллны Орша астында сугыш картинасының авторы дип атый.
Галерея
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Рәссамнар