Франс ЛёйксЛюйкс язылышы да очрый. (нидерланд телендә: Frans Luycx, шулай ук Lux, Leux, Laix, Löx, Leix, Lieix, Leuycx яки Likh) — барокко чоры фламанд рәссамы, Изге Рим империясе императоры Фердинанд III-нең сарай яны рәссамы.

Тормышы һәм иҗаты 1604 елда Антверпенда бай ефәк сатучы гаиләсендә туган. 1618 елда Франс Лёйкс Ремакль Сина дигән рәссамга өйрәнчек булып килгән, ул рәссамның эшләре безгә кадәр сакланып калмаган. 2 елдан соң Лёйкс П. П. Рубенс остаханәсенә күчкән, анда шунда 1617 елдан 1620 елга кадәр чорда эшләгән А. ван Дейк белән танышкан. 1620 елда Лёйкс Антверпен Изге Лука рәссамнар гильдиясенә кергән. 1635 елда Италиягә киткән, күпмедер вакыт Римда торган, анда итальян осталарының иҗатын өйрәнгән. 1638 елның 1 январенда Лёйкс елына 600 флорин эш хакы белән император Фердинанд III-нең сарай яны рәссамы итеп билгеләнгән булган. Сарай яны живописецы буларак Лёйкс күпчелек вакытны Венада үткәргән. Әмма, мәсәлән, 1646 елда ул Грацта булган. Шул ук елда ул императорның ир туганы, Австрия эрцгерцогы, генералиссимус Леопольд Вильгельм Австрияленең портретын ясаган, ул аннан соң рәссамның яклаучысы булган һәм аңа тагын берничә картинага заказ биргән. 1650 елда рәссам император кушуы буенча империя курфюрстлары резиденцияләренә барган һәм аларның портретларын ясаган. 1645 елдан да соңрак түгел Лёйкс Люкс (Лёйкс) фон Люксенштейн фамилиясе белән дворянлыкка ия булган. Фердинанд III-нең үлеменнән соң 1657 елда Лёйкс аның варисы император Леопольд I тарафыннан сарай яны рәссамы вазифасында расланган булган. 1668 елда Венада үлгән булган.

Гаиләсе Лёйкс өч мәртәбә өйләнгән булган. Икенче хатыннан, Элеонарадан (кыз фамилиясе Клауренс) аның өч баласы булган.

Мирасы Австрия императорларында хезмәттә ул күбесенчә портретлар ясаган. Эшләрен төрлечә имзалаган - Luycx, Lux, Leux, Laix, Löx, Leix, Lieix, Leuyсх. Хәзерге вакытта Лёйкс тукымалары Стокгольм, Вена, Прага, Дрезден, Будапешт, Копенгаген, Инсбрук һ. б. музейларында саклана.

Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият Ernst Ebenstein. Der Hofmaler Frans Luycx. Ein Beitrag zur Geschichte der Malerei am österreichischen Hofe, in: Jahrbuch der kunsthistorischen Sammlungen, 26, Heft 3 (1907), S. 183—254 Walter F. Kalina. Kaiser Ferdinand III. und die bildende Kunst. Ein Beitrag zur Kulturgeschichte des 17. Jahrhunderts. Dissertation, Universität Wien, 2003. Төркем:Рәссамнар