Даниель Гран (немец телендә: Daniel Gran; 22/5/1694, Вена — 16/4/1757, Санкт-Пёльтен) —соң барокко, Австрия бароккосы чоры Австрия рәссамы. Австрия бароккосының беренче буыныннан, аның иң эре вәкилләреннән берсе. Тәрҗемәи хәле Венада Франц де Паула Фергтан өйрәнгән. Шварценберглар гаиләсенең матди яклавына рәхмәтле 1719-1720 елларда өйрәнүен Неапольдә Франческо Солимена остаханәсендә һәм Венециядә Себастьяно Риччи остаханәсендә дәвам иткән һәм күбрәк икенчесенең якты композицияләренә, ә беренчесенең яктылык контрастларына түгел ориентлашкан. Италиядән кайткач, 1727 елда Габсбургларның сарай яны рәссамы булган. Австриядә күп монастырьларны фрескалар белән бизәгән. Шулай ук алтарь картиналарын ясаган (мәсәлән, Аннакирхеда (1717)). Берничә алтарь картиналарыннан башка, үзен, күбесенчә декоратив живописькә багышлаган. Венада Шварцеберг сараеның Мәрмәр залында ул плафонны буяган («Аполлон һәм тугыз муза», 1724—1728). Рәсми функцияләрдән баш тартып ул клирның христиан иконографиясе һәм аллегорик сурәтләр буенча киңәшчесе булган. Аның төп эше Венада Австрия милли китапханәнең плафонын буяу (1730) булган. Аның өйрәнчекләре арасында — Бартоломео Альтомонте.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият Muzeum Narodowe w Warszawie, Malarstwo austriackie, czeskie, niemieckie, węgierskie 1500—1800, Warszawa 1964, s. 37.
Сылтамалар Даниель Гран
Төркем:Рәссамнар