Франсуа-Андре Венса́н (француз телендә: François-André Vincent; 1746 елның 30 декабре, Париж — 1816 елның 4 августы , шунда ук) — француз живописецы, Франциядә төпләнгән Швейцария рәссамы Франсуа-Эли Венсанның (1708—1790) улы.
Тормышы һәм иҗаты Аның беренче рәсем остазы әтисе булган, аннан соң ул Жозеф-Мари Вьеннан өйрәнгән. Өйрәнүен тәмамлаганнан соң, 1768 елда Рим премиясен отып Италиягә киткән. Франциягә кайтканнан соң яшь рәссам осталыгын 1771—1775 елларда Француз академиясендә камилләштергән. 1790 елда король Людовик XVI-ның сарай яны рәссамы булган. Ике елдан соң ул —Король живопись һәм сынчылык академиясенең профессоры. 1795 елда Венсан француз Нәфис сәнгатьләр академиясенең нигезләүчедәшләрнең берсе булган.
1792—1796 елларда Венсан үзенең күптәнге иптәш хатын-кызы рәссам Аделаида Лабиль-Жиар белән аларның Париж янында уртак йортында, Сена һәм Марна департаментында торган. 1793 елның маенда Аделаида, күп ел бюрократик киртәләрдән соң ахыр чиктә элеккеге ире финанс чиновнигы Николя Жиар белән аерылышкан һәм 1799 елның июнендә Венсанга кияүгә чыккан. Олы яшендә рәссам еш авырган булган, шуңа күрә көчкә рәсем ясый алган. Аның өйрәнчекләре булган, алар арасында, мөгаен, Пьер-Ноласк Бержере, Шарль Тевенен, Шарль Поль Ландо, Изабель Пенсон һәм Франсуа Жозеф Гейм исемнәрен китерергә кирәктер.
Галерея
Әдәбият Thieme-Becker, Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart, Leipzig: Seemann, 1907—1950; Taschenbuchausgabe: München: DTV (1992) ISBN 3-423-05908-7
Төркем:Рәссамнар