Франсуа́ Дюмо́н (француз телендә: François Dumont; 1751 елның 7 январе, Люневиль, Лотарингия — 1831 елның 27 августы, Париж) — Дюмон-олысы (Dumont aîné) буларак мәгълүм француз живописецы, миниатюра остасы. Корольләр Людовик XVI, Людовик XVIII, Карл X һәм королева Мария-Антуанеттаның сарай яны портретисты. Зур буыннан килүче француз рәссамнар гаиләсенең нигезләүчеләренең берсе Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899 .
Тормышы һәм иҗаты Франсуа Дюмон тумышы буенча Лотарингиядән булган. Унҗиде яшендә асрамасында биш энесе һәм сеңлесе булып ятим калган. Рәсем һәм живопись өлкәсендә беренче алымнарныФ рансуа үзенең туган шәһәрендә сынчы Матистан һәм Нансида Жан Жирардедан алган. Аннан соң ул эш эзләп Парижга барган, әмма әллә-нәрсә уңышка ирешмәгән. 1784 елда Италиягә, Римга киткән һәм дүрт ел тәфсилле өйрәнүдән соң 1788 елда Парижда Король живопись һәм сынчылык академикларына кабул ителгән булган, Луврда фатир алган. 1789 елда ул живописец-миниатюрист Антуан Вестье кызы Мари-Николь Вестьега өйләнгән, ике улы Аристид һәм Биас булган, аларның икесе дә рәссам булып киткәннәр Dumont, François // Encyclopædia Britannica. Vol. 8 (11th ed.). — Cambridge University Press. — Р. 665 . Франсуа Дюмон портрет миниатюрасы жанрында сарай яны рәссамы буларак уңышка чагыштырмача тиз ирешкән. Ул Людовик XVI, Мария Антуанетта, Людовик XVIII һәм Карл X һәм шулай ук заманының барлык диярлек әһәмиятле шәхесләрнең портретларын ясаган. Аның үзенең портреты ике мәртәбә Франсис Одуэн һәм Жан-Шарль Тардьё тарафыннан гравирланган булган Encyclopædia Britannica. Инкыйлаб елларында, 1793 елның сентябрендә ул монархик режимның бергә катнашучысы буларак арестланган булган, әмма соңрак иреккә чыгарылган булган. 1789 елдан 1832 елга кадәр чорда Франсуа Дюмон әсәрләрен Париж салонында даими рәвештә күргәзмәдә күрсәткән. Ул гомеренең күпчелек өлешен Парижда торган, анда 1831 елның 27 августында үлгән дә. Аның энесе Тони Дюмон шулай ук аның өйрәнчеге, рәссам-миниатюрист булган, күргәзмәләрдә еш катнашкан һәм 1810 елда Академия медале иясе булган. Һәр рәссам әсәрләрен фамилия белән генә имзалаган, шуңа күрә һәр рәссамга үз эшләре атрибуциясе буенча төрле карашлар бар Benezit Dictionary of Artists. — 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7, 978-0-19-989991-3. URL: https://www.oxfordartonline.com/benezit/view/10.1093/benz/9780199773787.001.0001/acref-9780199773787-e-00116736 . Франсуа Дюмон, фараз ителгәнчә, укыту эшләре белән шөгыльләнмәгән булса да, рәссам-миниатюристлар Тони Дюмон һәм Луи Александр аның өйрәнчекләре буларак мәгълүм. Франсуа Дюмонның иң яхшы әсәрләренең күбесе Дж. П. Морган тупламасына кергән, башкалары Биас Дюмонның варисы тарафыннан бүләк ителеп Луврның графика бүлегендә. Ике рәссамның да иҗаты нечкә техника һәм төс чишелешенең нәзеклеге белән аерылып тора, ә абыйсының тәмамланмаган эшләре «Франциядә кайчан да булса иҗат ителгән иң матур минатюралар рәтенә керә» G. C. Williamson. Тhe History of Portrait Miniatures. London, 1904.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият G. C. Williamson. The History of Portrait Miniatures. — , 1904. Catalogue of the Collection of Miniatures of Mr J. Pierpont Morgan. — . — Vol. IV.
Сылтамалар Francois Dumont