Антонио Карнисеро Мансио (испан телендә: Antonio Carnicero Mancio; 1748 елның 10 январе, Саламанка — 1814 елның 21 августы, Мадрид) — неоклассик стиле испан рәссамы, график һәм театраль декоратор. Берничә испан короленең сарай яны рәссамы. Тормышы һәм иҗаты Сынчы Александр Карнисеро гаиләсендә туган. Тумышыннан соң киләсе елда әтисе король сарае өчен сыннар сериясен башкару өчен Мадридка күчә. Художество иҗатының беренче сабакларын Антонио әтисе җитәкчелеге астында ала, аннан соң, 1758 елда Сан-Фернандо король нәфис сәнгатьләр академиясендә укуын башлый. 12 яшендә ир туганы Исидро белән Римга живопись өйрәнергә бара. 1766 елда Антонио Мадридка кайта, анда дөньяви һәм дини оешмаларның һәм шулай ук шәхесләрнең заказларын башкара. 1775 елдан бирле король Театро де ла Крус һәм Театро дель Принсипе спектакльләре өчен сәхнә оформлениесе өстендә театраль рәссам буларак эшли. 1780 һәм 1782 еллар арасында Король академиясе заказы буенча «Дон Кихот» басмасын иллюстрацияләү буенча эшли. Ул беренче чиратта “Испанияләр һәм Һиндстаннар костюмнары” төсле рәсемнәр сериясе өчен ат казана (Испаниянең Латин Америка биләмәләре ул вакытта “Һиндстан” дип аталган). Рәссамның иң мәшһүр эшләреннән берсе булып «Альфонс XI һәм хатыны, королева Мариянең таҗ киюе» зур тукымасы тора. Шулай ук шул вакытта яңа хәрәкәт итү ысулы – һавада очуга багышланган ике картинасы мәшһүрлек казанган, бу яңа хәрәкәт ысулы 1784 елның 5 июнендә испан король сарае булуында Аранхуэс паркында күрсәтелгән булган. 1796 елда Антонио Карнисеро король Карл IV-тә сарай яны рәссамы дәрәҗәсенә ия була. Бу вакыттан бирле ул күбесенчә король фамилиясе әгъзалары, министрлар һәм сарай янындагылар портретларын ясый. Аның заказ бирүчеләре арасында - фаворит Мануэль Годой һәм Педро Родригес Кампоманес һәм шулай ук Астурия Принцы Фердинанд, киләчәк король Фердинанд VII. Король Карл IV-не бәреп төшерү максаты белән заговор белән бәйле рәвештә 1807 елның 7 ноябрендә арестланган булган һәм төрмәдә 10 көннән артык, аның бу эшкә катнашы булмавы исбатланганчы үткәргән. Испанияне француз гаскәрләре биләп алгач Карнисеро, Франциско Гойя ярдәме белән сарай яны рәссамы вазыйфасын инде яңа ил хөкемдары Жозеф Бонапарт чорында саклап кала. Бурбоннар хөкеме торгызылуыннан соң рәссам дошманнар белән хезмәттәшлеге өчен сарай яныннан читләтелгән булган. Король Фердинанд VII тарафыннан рәсми гафу ителгәненә кадәр берничә көн элек үлгән булган.
Әдәбият Madrazo, Pedro de (1872). Catálogo Descriptivo e Histórico del Museo del Prado de Madrid (Parte Primera: Escuelas Italianas y Españolas). Calle del Duque de Osuna #3; Original from Oxford University, Digitized May 1, 2007: M. Rivadeneyra. p. 374. Төркем:Рәссамнар