Фирдәвес Әһлия (тугандагы исеме Фирдәвес Әсәдулла кызы Әһлиуллина; Онлайн — энциклопедия Tatarica.; 11.10.1954, Казан, ТАССР, РСФСР, СССР) — балалар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)Онлайн — энциклопедия Tatarica., Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1993), Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты (2023).Абдулла Алишны туган ягында искә алдылар.
Биографиясе Фирдәвес Әһлия 1954 елның 11 гыйнварында Казанда эшчеӘҺЛИЯ ФИРДӘВЕС. Матбугат.ру. 2008—2025. гаиләсендә туган.
Урта мәктәпне тәмамлагач, 1972—1977 елларда Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.
1978—1979 елларда Казан курчак театрында, 1981—1985 елларда Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге инспекторы, «Татарстан» журналы редакциясендә редактор-тәрҗемәче, 1996—1999 елларда «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә сәнгать бүлеге мөдире һәм корреспонденты вазифаларын башкара. 2000—2007 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты була. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.
Иҗаты Әсәрләре табигать матурлыгы тәэсирендә туган һәм символик мәгънәгә ия булган поэтик образларга бай, кайбер шигырьләренә көйләр язылган.
Китаплары
Йолдыз язмышы: докум. повесть һәм хикәяләр / кереш сүз авт. Р.Мостафин. -Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 144 б. — 5000 д. Ак күгәрчен: әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 48 б. — 30000 д. Кояш баласы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 64 б. — 2000 д. Әлмәндәрләр әманәте: докум. повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 47 б. — 2000 д. Ай тулган төндә: докум. повесть. — Казан: Идел-Пресс, 2001. — 62 б. — 2000 д. Йөрәкнең соңгы кылы: докум. повестьлар, шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 270 б. — 2000 д.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1993) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002) Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты (2023)
Искәрмәләр
Әдәбият Сафиуллин Ә. Фирдәвеснең «Кояш баласы» // Ватаным Татарстан. — 1999. — 13 окт. Мингалим Р. Әйе… // Мәдәни җомга. — 1999. — 12 нояб. Сафиуллин Ә. Әлмәндәр яши, Әлмәндәрләр яши… // Ватаным Татарстан. — 2001. — 23 нояб. Әхмәтҗанов М. Фирдәвес Әһлия иҗатына бер караш // Шәһри Казан. — 2004. — 22 окт.
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар Төркем:Абдулла Алиш премиясе лауреатлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре