Рәүф Мунчаев, Рәүф Мөхәммәт улы Мунчаев (Мончаев) (, ; 1928 елның 23 сентябре, СССР, Азәрбайҗан ССР, Закаталы ― 2021 елның 4 июле, РФ, Мәскәү) ― тарихчы галим, археолог, тарих фәннәре докторы (1971), профессор, Россия Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы (2000), Археология институты директоры (1991―2003). РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1989). Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (1999).
Тәрҗемәи хәле 1928 елның 23 сентябрендәМунчаев Рауф Магомедович. Сайт РАН Азәрбайҗан ССР Закаталы шәһәрендә лак гаиләсендә туган. Закаталы шәһәрендә урта мәктәпне, аннары Дагстан педагогия институтының (1957 елдан университет) тарих факультетын тәмамлаган (1949), шунда лаборант булып эшләгән. СССР Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институтының аспирантурасына укырга кергән, анда «Дагстан тарихында бакыр һәм бронза дәвере (б. э. к. III—II меңьеллыклар)» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклаган (1953, җитәкчесе профессор ).
1953―1955 елларда СССР Фәннәр академиясенең Дагстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшләгән. Мәскәүгә кайткач, СССР Фәннәр академиясе (РФА) хезмәткәре була, анда кече һәм өлкән фәнни хезмәткәр, директор урынбасары (1968―1991) һәм директор (1991―2003) вазыйфаларын башкарган. «Советская археология» журналының җаваплы сәркатибе (1960―1964). «Кавказ энеолит һәм иртә бронза дәверендә (б.э.к. V—III меңьеллыклар)» темасына тарих фәннәре докторы диссертациясен яклаган (1971), профессор (1986). РФА ОИН (ОИФН) бюросы әгъзасы (1995―2006), 2000 елның 26 маеннан РФА Тарих (гомуми тарих) бүлеге буенча әгъза-корреспонденты, РФА киңәшчесе (2003 елдан). РФА АИ диссертация советы рәисе, 2009 елдан Кавказ археологиясен өйрәнү буенча төркем җитәкчесе.
Археология институтының аспирантлары белән җитәкчелек иткән, 1985―1999 елларда Югары аттестация комиссиясенең тарих фәне буенча Эксперт советы әгъзасы булган, 1987―1999 елларда ― Иң борынгы тарих белгечләренең халыкара берлегенең даими советы һәм башкарма комитеты әгъзасы. 2004 елдан — Тарих, археология һәм этнография буенча РГНФ эксперт советы рәисе.
Германия Археология институты (1985) һәм Италиянең Африка һәм Көнчыгыш институты (1990) мөхбир әгъзасы, Дагстан дәүләт университетының мактаулы профессоры (2009).
2021 елның 6 июлендә 92 яшендә Мәскәүдә вафат. Хован зиратында җирләнгән.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе Кавказның неолит, энеолит һәм иртә бронза дәверләрен, шул исәптән дольмен культурасын тикшерүче; Якын Көнчыгышта, Ставрополь краенда, Болгариядә һәм Әфганстанда комплекслы археологик экспедицияләр оештыручы һәм җитәкчесе буларак билгеле.
Факт Казанның меңьеллыгына әзерлек барганда, өч халыкара фәнни конференциядә: «Алтын Урда тарихына караган чыганакларны өйрәнү» (1998, июнь), «Урта Идел: аның тарихи-географик багланышлары һәм шәһәрләре» (1998, сентябрь), «Урта гасыр Казан шәһәре: барлыкка килүе, үсеше» (1999, июнь) актив катнашып, барлык материаллар белән танышкан, Казан галимнәре ирешкән уңышларны фәнни ачыш дип таныган, киләчәктә дә шушы юнәлештә эзләнергә киңәш иткәнМиркасыйм Госманов. Тамыры ерак агачның гомере озын була. «Мәдәни җомга», 16.07.1999 (әңгәмәне Рәсимә Сибгатуллина үткәргән).
Төп хезмәтләре 400дән артык гыйльми публикация; ш.э. 12 монография авторы: Древнейшая культура Северо-Восточного Кавказа // МИА. — 1961. — № 100; Кавказ в эпоху энеолита и ранней бронзы (1971), Кавказ на заре бронзового века. — М., 1975; Раннеземледельческие поселения Северной Месопотамии. — М., 1981 (Н. Я. Мерперт белән автордаш); Энеолит Кавказа // Археология СССР: Энеолит. — М., 1982; Kunst und Kultur in Nordkaukasus. — Leipzig, 1988 (В. И. Марковин белән автордаш); Куро-аракская культура. Майкопская культура // Археология: Эпоха бронзы Кавказа и Средней Азии. Ранняя и средняя бронза Кавказа. — М., 1994; Ранняя и средняя бронза Кавказа (Археология. Эпоха бронзы Кавказа и средней Азии); Северный Кавказ. Очерки древней и средневековой истории и культуры. — 2003 (В. И. Марковин белән автордаш); Телль Хазна l. Культово-административный центр IV—III тыс. до н. э. в Северо-Восточной Сирии. — М., 2004. (Н. Я. Мерперт, Ш. Н. Әмиров белән автордаш); Археология Афганистана. В дни мира и дни войны, 2014 (Г. А. Кошеленко, В. А. Гаибов белән автордаш).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1982 – Дагстан АССРның атказанган фән эшлеклесе 1989 – РСФСРның атказанган фән эшлеклесе 1998 – Дуслык ордены (РФ) 1999 – Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты 2008 – Ингушетия Республикасының атказанган фән эшлеклесе 2009 – Почет ордены (РФ) 2015 – Азәрбайҗан ФА А. Бакиханов исемендәге Тарих институты шәрәфле докторы
Искәрмәләр
Сылтамалар Teymur BÜNYADOV. Dünya şöhrətli alim. anl.az, 8.02.2009
Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Россия археологлары Төркем:Россия тарихчылары Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Ингушетиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Дагстан педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Хован зиратында җирләнгәннәр