Татар иле — дөнья татарларының атналык гәзите. Казанда 1990-2007 елларда чыгып килә. Оештыручы — Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.
Татар телендә Tatar ile, русча Татарские края исемнәре белән чыгарыла. Ике гәзитне берләштерелгән редакция чыгара. Баш мөхәрирләр — Үмәр Богдалов (1990-98 еллар), Шамил Хамматов (1998-?).
Эчтәлеге «Татар-информ» агентлыгының республика турында оператив мәгълүмати материалын күтәрү, татар милләтен рухи берләштерү һәм бергә туплап ныгытуны көчәйтү өчен оештырыла.
Русия территориясендә һәм аннан читтә яшәүче татарларга багышланган беренче басма була.
Материалларның күп өлешендә татар диаспорасы тормышы һәм татар милли оешмалары эшчәнлеге яктыртыла.
Төбәкләрдә үз хәбәрче — журналистлар эшлиләр: Нәзифә Кәримова (Мәскәү), Бибинур Сабирова (Төмән), Фәнис Фәтхи (Уфа), Диләвер Осман (Кырым) һ.б.
Чыганаклар Онлайн - энциклопедия Tatarica: Татарские края – Татар иле. Гомумтатар газетасы
Искәрмәләр
Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:1990 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:2007 елда чыгудан туктаган басмалар