Кишер () - Чатырчәчәклеләр семьялыгына керүче үсемлек ыругы .

Кишер - икееллык (сирәк очракта берьеллык яки күпьеллык) үсемлек; үсүнең беренче елында ул яфрак розеткасы һәм тамыразык, ә икенче елында орлык куаклары һәм орлыклар барлыкка китерә.

Ул Урта диңгез илләрендә, шул исәптән, Африка, Австралия, Яңа Зеландия һәм Америкада киң таралган.

Авыл хуҗалыгында чәчү кишере үстерелә (эшкәртелгән кишер, мөстәкыйль Daucus sativus төре, яисә кыргый кишернең бер төре - буларак карала. ) - бу аксыл яки кызыл-сары төстәге тамырлы ике еллык үсемлек. Чәчү кишере өстәл һәм терлек азыгына бүленә.

Этимология Мари, удмурт телләрендә кешыр, кэшыр, кэчыр, кишыр, кешер,

гомум кыпчак: кэшир,

төркмән, чыгт., уйгыр - кәшир, > үзбәк - кашир, бор. төрки - kešür «редис», иске угыз - käšvär ~ төркм - кәәшир һ.б. (күп телләрдә очрый)

«кишер» < фар. диал. кэw зäр, кэз wäр ~ фар. гэзэр > гар. җäзäр «кишер». Бор. рус. кичири һәм кезер төрки телләрдән. Кайбер төрки телләрдә кишер сәртәк дип атала, анысы да фарсыча.

Ботаник тасвирлау

Икееллык, сирәк очракта берьеллык яки күпьеллык үләннәр .

Тамыры итләч, киселгән конус, цилиндр яки шакмак формасында, авырлыгы 30-300 г яки аннан да күбрәк.

Касә тешләре сизелми, чәчәк таҗлары ак, кызгылт яки сары төстә, өске ягы киртләч, чатырдагы кырый таҗлары сизелерлек зурайтылган.

Җимеше озынча.

Химик состав Тамыр азыклары (ризык өчен) һәм орлыклары (төнәтмә һәм экстрактлар ясау өчен) кулланыла. Тамырында каротиноидлар - каротеннар, фитоен, фитофлуен һәм ликопин; В, В2 витаминнары, пантотен кислотасы, аскорбин кислотасы; флавоноидлар, антоцианидиннар, шикәрләр (3-15%), майлар һәм аз күләмдә эфир мае, умбеллиферон; орлыкларында эфир мае, флавоноид кушылмалары һәм май кислоталары бар. Чәчәкләрендә антоциан кушылмалары һәм флавоноидлар (кверсетин, каемпферол) бар.

Мәгънәсе һәм кулланылышы

Аш-суда Чәчү кишеренең тамыразыгы чи һәм пешкән рәвештә, беренче һәм икенче ризыклар, бәлешләр, маринад, консервалар һ.б. әзерләү өчен кулланыла. Бу яшелчәдән E160a тәмләткече һәм кишер согы җитештерәләр.

Медицина һәм косметологиядә Медицинада кишер гипо- һәм авитаминозларны дәвалау өчен кулланыла. Эпителизациягә ярдәм итә, күзәнәкләр эчендәге оксидлашуны киметү процессларын активлаштыра, углеводлар алмашын көйли.

Орлыклары дару продуктлары алу өчен кулланыла, мәсәлән, папаверин һәм келлин тәэсиренә охшаган спазмолитик эффекты булган даукарин коронар тамырларны киңәйтә; ул атеросклерозсимптомнары очрагында кулланыла. Орлыклардан косметика һәм ароматерапия өчен экстрактлар һәм эфир майлары җитештерәләр.

Озак вакыт кишер ашау күрү сәләтен яхшырта дип ышанганнар. Кишердә чыннан да күрү системасының нормаль үсеше өчен кирәк булган А витамины булса да, кишер ашауның зәгыйфьләнгән күз күрүне яхшыртуы расланмаган. Бу ялгыш караш Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Бөек Британия тараткан имеш-мимешләрдән килеп чыга. Имеш алар британ хәрби пилотларына кишер ашаталар, һәм шуңа күрә һава көчләренең төнлә очуда һәм мишеньга бәрүдә уңышлары шулкадәр зур. Чынлыкта, Британия хөкүмәте бу максатларда радарлар кулланылуын яшерергә тырыша .

Классификация

Таксономия , 1753, Sp. Pl.: 242

Кишер ыругы Чатыр чәчәклеләр семьялыгына керә.

Төрләре Иң танылган төрләр:

Синонимнар

Искәрмәләр

Әдәбият

Морковь // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.  Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М–Я). Этимологический словарь татарского языка: в двух томах. II том (М–Я). Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015

Сылтамалар

Кишер хөрмәтенә һәйкәлләр

Төркем:Төньяк Америка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Африка флорасы Төркем:Чатырлылар Төркем:Тамыразыклар Төркем:Википедия:Мәкаләләр:Сылтамалары эшләмәгән мәкаләләр Төркем:Биология Төркем:Ботаника Төркем:Татарстан табигате