«Таң йолдызы» (), 1970―1990 елларда «Кама таңнары» () ― Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә 1970 елның октябреннән 2017 елның декабренә кадәрКамские зори : газета публичного акционерного общества Камгэсэнергострой нәшер ителгән атналык шәһәр газетасы. Оештыручы ― Камгэсэнергострой О чем писали «Камские зори» 45 лет назад? Заглянем. Культурные Челны, 19.01.2021.

Тарих

Камгэсэнергостройның татар телендәге корпоратив газетасы 1970 елның октябрь аенда чыга башлаган. Газета «Кама таңнары» дигән исем белән «Камские зори» газетасының дубляж газетасы (тәрҗемәсе) рәвешендә дөнья күргән. Дубляж өчен баш редакторның урынбасарлары Равил Вәлиев, Флера Сәйфетдинова, Сәкинә Шәрипова җаваплы булалар. Әдәби хезмәткәрләр Лилия Касыймова, Гөлсәрия Басыйрова һ.б. тәрҗемәче һәм машинистка, бер үк вакытта корректор вазыйфаларын да башкаралар.

1990 елда, шәһәрдә милли хәрәкәт күтәрелгәч, Камгэсэнергострой җитәкчелеге газетага мөстәкыйльлек биргән. Басма «Таң йолдызы» исеме белән чыга башлаган.

1990 елның 1 январеннан аның беренче баш мөхәррире Йосыф Җимангулов була. Халык депутатларының шәһәр советы сессиясендә Й. Я. Җимангулов «Чулман-Идел» (хәзерге «Шәһри Чаллы») шәһәр газетасының мөхәррире итеп билгеләнгәч, «Таң йолдызы»нда (1990–1996 елларда) Хәлил Шәрипов редакторлык иткән. Аннан соң «Таң йолдызы» Рәис Зарипов (1996–1998), Фирүзә Фәтхетдинова (Җамалетдинова) (1998―2002), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсыйх Таҗиев (2002―2007) җитәкчелегендә басылып килгән.

Төрле елларда редакциядә Равил Вәлиев, Зөбәер Мифтахов, Рәшит Бәшәр, Факил СафинТәлгать Әхмәдишин. «Яратуын үзенең гамәлләре белән исбатлый иде»: Габдулла Сәрвәретдинов истәлегенә. Интертат, 19.09.2023, Рахман Шәфигуллин, Илгизә Лотфуллина кебек танылган каләм ияләре, Илгизәр Хәкимов, Флера Әхмәтҗанова, Камил Ситдыйков, Николай Туганов кебек фотохәбәрчеләр эшләгән.

Төрле елларда газетада язучы һәм шагыйрьләр Рәшит Бәшәров, Рахмай Хисмәтуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Вахит Имамов, Фаяз Дунай, Хәниф Хөснуллин, Ямаш Игәнәй, Г. Шаһиәхмәтов, Р. Шаһиев әсәрләре, Ф. Исламов рәсемнәре басылып килгән.

2007 елдан «Камские зори» һәм «Таң йолдызы» газеталары редакцияләре берләштерелгән. Камгэсэнергостройның берләштерелгән газеталар редакциясенә җитәкче итеп Әлфия Зәки кызы Сәлимова куелган. «Таң йолдызы» 2017 елдан редактор урынбасары җаваплылыгында чыгып килгән: соңгы елларда татар газетасында Раил Галләмов (2007–2011), Халисә Спирюшина (2011―2015), Гомәр Даутов, Ризидә Камалова, 1991 елдан калыпка салучы һәм бизәүче Резидә Таирова эшләгән«Камгэсэнергострой» рассматривает вопрос о закрытии своей газеты «Камские зори». Бизнес-Онлайн, 26.12.2017.

35 еллыгына газета ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатына лаек булган. Газета редакциясе хезмәткәрләре күп мәртәбә журналистларның «Мои Челны» шәһәр конкурсы Дипломнары белән бүләкләнгән.

2018 елдан кәгазь вариантта газеталар ябылган. «Камские зори» белән беррәттән 47 ел чыгып килгән «Таң йолдызы» газетасын да япканнарКамГЭС закрыл свою газету - старейшее корпоративное издание в Челнах. chelny-biz.ru, 12.03.2018.

Камгэсэнергострой берләшмәсе газетасын хаклы рәвештә «КамАЗ һәм Камада яңа шәһәр төзелеше елъязмасы» дип атарга мөмкин. Газета саннарын карап, Түбән Кама ГЭСы төзелеше, автогигант заводлары төзелеше турында күп кенә нечкәлекләрне белергә, гаять зур төзелеш геройлары турында белергә мөмкин Илиса Ганеева. Газете «Камские зори» – 40 лет. Татар-информ, 13.05.2005 Василий Немиров. Летописец стройки на Каме. РТ Онлайн, 19.05.2005.

Искәрмәләр

Әдәбият Средства массовой информации. Наб.Челны, 2002. Камгэсэнергострой: ступени роста. Наб.Челны, 2004. 35 лет в строю. «Камские зори», 10.11.2005. Р. Ш. Галлямов. «Таң йолдызы» / Энциклопедия города Набережные Челны. К.: Идел-Пресс, 2007, стр.338. ISBN 978-5-85247-177-2

Сылтамалар Редакция газет «Камские зори»―«Таң йолдызы».199 фотографий Вконтакте Газета «Таң йолдызы». 74 фото в Мой мир «Таң йолдызы» саннары (2014―2017)

Төркем:Әлифба буенча гәҗитләр Төркем:1970 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Яр Чаллы газеталары Төркем:Шәһәр газеталары Төркем:Ябылган гәҗитләр