Цзы Цзиньчэнь (; Chen Zijin; чын исеме — Чэнь Сюй; 1986 ел, Кытай, Чжэцзян провинциясе, Нинбо шәһәре, Сяншань өязе, Шипучжэнь) — Кытай язучысы; детектив романнары авторы, Кытай язучылар берлеге әгъзасы (2020 елның августыннан).
Тәрҗемәи хәле 1986 елда Кытайның Чжэцзян провинциясенең Нинбо шәһәре Сяншань өязе Шипучжэнь бистәсендә туган. Әтисе балык сәүдәсендә эшләгән булган, әмма гаиләдән киткән һәм икенче хатынга өйләнгән, улы белән елына ике мәртәбә, анда да качып-посып күрешә торган булган, акча белән дә аз булышкан. Бу хәлләр язучының «Начар балалар» китабында чагылыш тапкан. Югары уку йортында укыганда әтисе белән аралары якыная, вузны бетергәндә әтисе улына 100 мең юань акча бирә, улына фатир алу өчен беренче взносны кертә.
Көллияттә укыган, 2004 елда Чжэцзян университетына укырга кергән һәм аны «гидротехник корылмалар буенча инженер» белгечлеге буенча тәмамлаган.
Иҗаты 2005 елда көллияттә укыганда ук яза башлаган. романнарда махсуслашкан. Үзенең беренче романында («Фонд базарының яшь гение», 2007) ул финанс һәм коммерция сугышы темасын күтәргән. Иҗатына игътибар җәлеп итү өчен, романны интернетка урнаштырган. Шуннан бирле ул детектив романнарда махсуслаша һәм Кытайның әйдәп баручы язучы-криминалистларының берсе булып тораЦзы Цзиньчэнь — биография, книги, отзывы, цитаты. livelib.ru.
2010 елда Тянья платформасында югары уку йорты тормышыннан «Чжэцзян университетында төнге мәхшәр» романын бастыра башлаган (икенче исеме «Тыелган урын»). 2012 елда «Чиновникны үтерү» романын бастыра башлаган (икенче исеме «Югары интеллектлы җинаять»). «Тикшерү короле» трилогиясе басылган: «Дәлилләрсез җинаять» (2013), «Начар балалар» (2014), «Таңы атмаган төн» (2017).
Цзы Цзиньчэнь төрле жанрларда эшли: мәсәлән, аның беренче романнары инвестицияләргә һәм фонд биржасына багышланган, язучының шулай ук юмористик әсәрләре дә бар, ләкин чын уңышны аңа криминаль әдәбият алып килгән. Ул берничә детектив бестселлер бастырган, шуларның өчесе Кытайда бик популяр сериаллар рәвешендә экранлаштырылганЦзы Цзиньчэн. Гид по китайским писателям: «Дәлилләрсез җинаять» (2017), «Тын почмак» («Начар балалар» буенча, 2020), «Сүзсез хакыйкать» («Таңы атмаган төн» буенча, 2020).
Кызыклы сюжет, детектив интрига, үзенчәлекле персонажлар һәм трактовкалар ― болар барысы да аның әсәрләренә хас үзенчәлекләр. Цзы Цзиньчэньның прозасы хикәяләү стиле, төрле вакыт чорларында теге яки бу этапта тормыш өчен мөһим сайлау ясарга мәҗбүр булган персонажлары, шулай ук авторның гаделлекнең нәрсә икәнлегенә карата үзенчәлекле күзаллавы белән аерылып тораЕвгения Митькина. Цзы Цзиньчэнь и его трилогия «Король расследования». Сборник статей и докладов участников XIV международной научно-практической конференции, стр.199 –204.
Кайбер китаплары 2012 – Югары интеллектлы җинаять 2014 – Документларсыз җинаятьләр 2014 – Начар балалар 2017 – Озын төнВадим Бадретдинов. Книжный обзор. «Долгая ночь». Е1.ру, 19.02.2022
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ике тапкыр «Ун иң яхшы автор» һәм «Ун иң яхшы әсәр» исемлегенә эләккән. Яшьләр әдәбияты өлкәсендә Лихуа премиясе иясе. Orange Melon Witness версиясе буенча «Ун иң яхшы саспенс-язучы» исемлегенә керә. «Челтәр әдәби биенналесы»ның 2нче премиясе призеры.
Искәрмәләр
Сылтамалар Цзы Цзиньчэнь — биография, книги, отзывы, цитаты Цзы Цзиньчэнь Евгения Митькина. Цзы Цзиньчэнь и его трилогия «Король расследования». Сборник статей и докладов участников XIV международной научно-практической конференции, стр.199 –204.
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Кытай язучылары Төркем:Чжэцзян университетын тәмамлаучылар Төркем:Детектив язучылар