Диләрә Маликова, Диләрә Мансур кызы Маликова (Диляра Мансуровна Маликова; 1984 елның 6 мае, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижау) ― хуҗалык-идарә эшлеклесе, икътисад фәннәре кандидаты (2009), Владивосток дәүләт университеты доценты. Диңгез буе крае Губернаторы һәм Хөкүмәте аппараты җитәкчесе (2022 елның 1 июненнән). «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк сәяси советы президиумы әгъзасыМаликова Диляра Мансуровна. Президиум регионального политического совета.
Тәрҗемәи хәле 1984 елның 6 маенда Удмурт АССР башкаласы Ижау шәһәрендә туган. Ике югары белемле: М. Т. Калашников исемендәге Ижевск дәүләт техник университетын 2006 елда «предприятиедә икътисад һәм идарә» белгечлеге буенча, 2009 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты: Удмурт дәүләт университетында якланган диссертациясенең темасы: «Сәнәгый яктан үскән регионның социаль өлкәсе белән идарә итүнең икътисадый базисы» (Автореферат на тему «Экономический базис управления социальной сферой промышленно развитого региона» по специальности ВАК РФ 08.00.05; фәнни җитәкчесе икътисад фәннәре докторы профессор Олег Иванович Боткин В Ижевске скончался почетный профессор УдГУ Олег Боткин. Udm-info, 27.11.2023 (1937―2023), доцент Маликова Диляра Мансуровна. ФГБОУ ВО ИжГТУ им. М.Т. Калашникова.
2023 елда Ерак Көнчыгыш федераль университетының Икътисад һәм менеджмент мәктәбе Идарә академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы 2008―2010 елларда Ижауда сәүдә-икътисад көллиятендә (хәзер техникумИжевский торгово-экономический техникум. Основные сведения об организации) укыткан.
2010―2011 елларда ― «Ижевск дәүләт техник университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ укытучысы.
2012―2017 елларда ― Ижевск дәүләт техник университетының «Предприятие икътисады» кафедрасы доценты.
2017―2019 елларда ― «Ижевск дәүләт техник университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ фәнни-тикшеренү эшләре идарәсе башлыгы (берьюлы — «Предприятие икътисады» кафедрасы доценты).
2019―2022 елларда ― Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимиятенең проект идарәсе башлыгыОльга Хохрякова. Диляра Маликова покидает пост начальника проектного управления администрации главы и правительства Удмуртии. udmurt.media, 05.02.2022.
2022 елның марты―мае — Диңгез буе крае Губернаторы һәм Диңгез буе крае Хөкүмәте аппараты җитәкчесе урынбасарыГадание на внутриполе: кому достанется кресло «серого кардинала» Приморья. prim.rbc.ru, 03.10.2023.
2022 елның 1 июненнән ― Диңгез буе крае Губернаторы һәм Диңгез буе крае Хөкүмәте аппараты җитәкчесеМаликова Диляра Мансуровна. primorsk.er.ru.
Владивосток Икътисад һәм идарә кафедрасы доцентыМаликова Диляра Мансуровна. Портфолио сотрудников ВВГУ.
Кызыклы фактлар 2022 елның 1 ноябрендә Д. М. Маликова җитәкчелегендәге Диңгез буе крае делегациясе Татарстанга дәүләт структуралары эшен оештыру тәҗрибәсен өйрәнү өчен килгәнДелегация Приморского края изучает опыт госуправления в Татарстане. Государственная гражданская и муниципальная служба, 1.11.2022. 2025 елның 11 февралендә Владивостокта Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев белән Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашкан Приняла участие во встречи с представителями татарских общественных организаций Дальневосточного Федерального округа.
Шәхси тормышы Әтисе (мәрхүм), әнисе, энесе ДилфатДиляра Маликова Вконтакте.
Искәрмәләр
Сылтамалар Маликова Диляра Мансуровна. primorsk.er.ru Аппарат Губернатора Приморского края и Правительства Приморского края Официальный канал руководителя аппарата губернатора Приморского края и правительства Приморского края
Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Ижау техник университетын тәмамлаучылар Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Шәхесләр:Диңгез буе крае Төркем:Ижау техник университеты укытучылары