Төмән сөйләше — татар теленең тубыл-иртеш диалекты сөйләше.Алишина X. Ч. Тоболо-Иртышский диалект языка сибирских татар: Монография /Казанский пед. ин-т. Казань, 1994.— 119 с. ISBN 5—87730—007—5 Себер татарлары арасында таралган.
Таралышы Төмән сөйләшенә Свердловск өлкәсенең көнчыгышында урнашкан татар авыллары (Кәмешкә, Утырау, Эләң, Йорт-Тәгән), Төмән өлкәсенең Төмән, Заводоуковск, Яркәү районының көньяк-көнбатыш, Яулытура, Түбән Тәүде, Исәт районнары татар авыллары керә.Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар: опыт сравнительного исследования. — Казань, 1977. Яркәү районының көньяк, Яулытура районының аның белән чиктәш авылларын аерым яркәү сөйләшенә дә (урынчылыгына) бүләләр.
Үзенчәлекләре Сузык авазларда күчешләр бар: [о~у]: тогры ~ туры, тоң ~ туң; [ә~и]: мәләш ~ миләш — рябина, кәбән ~ кибән.
Дифтонглашу күренеше урын алган: сыу — су, тыу — ту, алыу — алу һ.б.
Ай, әй дифтонгы таралаган: уйнайым (уйныйм), эшләйем, парайын (барасың), эшләйен, пармайын.
Килчәчәк заманда -ыр, -эр, -ер, -ар кушымчалары кулланыла: алыр, ешләр (эшләр), килер (киләр), уйнар.
Цыкылдау һәм йылау, [ф>п, х>к,] тиңдәшлеге, яңгырау тартыкларны саңгыраштыру характерлы.
Сингармонизм саклана.
Искәрмәләр
Әдәбият Рамазанова Д.Б. Төмән сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. – Икенче китап. –Казан: Мәгариф, 2008. – 252–276 б. Әхмәтов В. Тобол-Төмән татарларының диалекты // Совет мәктәбе. — 1940.— № 2—3.— 56—60 б. Тумашева Д.Г. Язык татар Западной Сибири (тюменский говор) // Ученые записки Казанского ун-та.— Т. 116.— Кн. 11: Языкознание.— 1956.— С. 101—143. Алишина X.Ч. Говоры сибирских татар юга Тюменской области: автореф. дис. … канд. филол. наук.— Казань, 1992. — 22 с Тумашева Д.Г. Некоторые фонетические особенности тюменского диалекта татарского языка // Материалы по диалектологии.— Казань, 1955.—С. 158—168. Хайрутдинова Т.X. О некоторых названиях посуды и утвари в тюменском говоре сибирских татар // Тюркские народы: Материалы V Сибирского симпозиума «Культурное наследие народов Западной Сибири».— Тобольск; Омск, 2002.— С. 396—397.
Төркем:Тубыл-иртеш диалекты