Тубыл сөйләше — татар теленең тубыл-иртеш диалекты сөйләше.Алишина X. Ч. Тоболо-Иртышский диалект языка сибирских татар: Монография /Казанский пед. ин-т. Казань, 1994.— 119 с. ISBN 5—87730—007—5 Тубыл шәһәре тирәсендә яшәүче себер татарлары арасында таралган. Д. Г. Тумашева тарафыннан аның фәнни хезмәтләрендә аерып алынган һәм тасвирланган.Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар. Опыт сравнительного исследования.— Казань: Изд-во КГУ, 1977.— 295 с.

Таралышы

Тубыл сөйләше Тубылның түбәнге агымы һәм Иртешнең бөтен агымы буйлап Тубылдан түбәнгә Омск өлкәсе чигенә кадәр таралган. Тубыл сөйләше территориясенә түбәндәге авыллар керә: Яркәү районының Яңа Кәешкүл, Иске Кәешкүл, Ваңгы, Вагай районының Кундан, Убавыл, Тәнбүрән, Ишаер, Татар Вагае, Баеш, Тубысы, Атбаш, Күбәк, Сопра, Рәнчек, Егаер, Селәс, Яркәү, Уба Коллары, Шаңшы Коллары, Коллар, Көмешле, Яланъяр, Катымкуй, Карагай, Икенче Сала, Савыллар һәм бу як татарлары күчеп утырган Птицкое, Томская, Мирный, Лукина авыллары, инде юкка чыккан Комарау авылы, Тубыл районының Үләртеш, Сөкләм, Тубылтора, Күкрәнде, Торбы, Сатылган, Юршак, Өстамак, Акманай, Байкал Убасы, Сабанак, Ханавыл, Бәек, Хуҗайлан, Пушнаш, Шаңшы, Исән, Нурбага Коллары, Урманавыл, һәм татарлар күпләп күчеп утырган Кондызлы, Маслау, Ворогушино авыллары, әремчән татарлары яши торган Түбән Әремчән, Натцы, Иштаман, юкка чыккан Шатцы, Уват районының Өге авыллары да керә.

Көнчыгыш тубыл сөйләшен вагай урынчылыгы дип аералар.

Үзенчәлекләре Тубыл сөйләше фонетик яктан түбәндәге билгеләрнең таралуы белән характерлана:

Сузык авазларда күчешләр бар: [о~у]: отыс ~ утыс (утыз); [е~и] келеп ~ килеп.

Калын сузыкларның нечкәрүе яки нечкәләрнең калынаюы күзәтелә: эшәнеү — ышану, йен — йон, пайлау — бәйләү, цацыу — чәчү.

Кайбер сүзләрдә о-лашу: соу — су, йоваш — йуаш, көйәү — кияү, көп — күп һ.б, икенчеләрендә в-лашу күзәтелә: куй вала — куй (сарык) баласы, цевен — чебен һ.б.

Хәзерег замаан хәл фигыль -атыгын, -атын кушымчасы белщн ясала.

Икенче зат күплек санда -сыг, ыс/-сегес кушымчалары ялгана: саласыгыс — салыгыз, пелэсегес — беләсез. Бу күренеш казан арты, Башкортстан, Ырынбур сөйләшләрендә дә күзәтелә.

Киләчәк заман кире кагу формасында үзенчәлекле вариантлары очрый: кайтмасмын, кайтмассым, кайтмастым, кайтмарым — кайтмамын, кайтмам; кайтмаспыс, кайтмастык, кайтмарвыс — кайтмасбыз.

Искәрмәләр

Әдәбият Рамазанова Д. Б. Тубыл сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. — Икенче китап. -Казан: Мәгариф, 2008. — 276—300 б. Тумашева Д. Г. Тобол сөйләшенең үзенчәлекләре // Татар теле һәм диалектологиясе мәсьәләләре.— Казан, 1959.— 68—95 б. Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар и ареальная лингвистика //Всесоюзная тюркологическая конференция—1976.— Алма-Ата, 1976.— С. 233—235. Баязитова Ф. С. Тубыл-иртыш диалектында халык традицияләре лексикасы: цым, цымсалыр (җирле сөйләш һәм фольклор текстлары яссылыгында) // «Занкиевские чтения»: Материалы Всероссийской научно-практической конференции. — Тобольск: ТГСПА им. Д. И. Менделеева, 2011. — 21-23 б. Рамазанова Д. Б. Тубыл-иртыш диалектында кием-салым атамалары // Языковая ситуация в Татарстане: состояние и перспективы.— Ч. II.— Казань, 1999.— С. 67-80. Дмитриева Л. В. Язык татар Западной Сибири (барабинцев и тобольских татар): автореф. дис. … канд. филол. наук.— Л., 1951.— 12 с.

Төркем:Тубыл-иртеш диалекты