Шарлык сөйләшенең бәшир урынчылыгы — татар теленең мишәр диалекты шарлык сөйләше урынчылыгы.

Таралышы Бәшир урынчалыгы Ташлы районының Бәшир, Имангол, Тук районының Биккол, Мөлек авылларында таралган. Бу авылларны XVIII гасыр ахырында Сембер губернасының элеккеге Буа өязеннән, соңрак Казан губернасының Чистай өязеннән чыккан татарлар (мишәрләр) нигезләгән.

Үзенчәлекләре Урынчылык көнбатыш диалектның үзенчәлекләрен нигездә фонетикада, өлешчә морфологиядә дә, лексикада да саклаган: өй дифтонгларының даими монофтонгизациясе (күәнтә, сүѡәл); Сөйләштә көнбатыш диалектына хас булган сүзләр һәм формаларның зур төркеме билгеләнә, мәсәлән, ишек төбе — былдыр, перчатка — пәрчәткә һ. б.

Чыганаклар

Татарские говоры Оренбуржья: лексико-семантический аспект / А. Я. Хусаинова. — Казань: ИЯЛИ, 2017. — 188 с. ISBN 978-5-93091-234-0

Төркем:Татар теленең мишәр диалекты