Рафаэль Тукаев, Рафаэль Николай улы Тукаев (Рафаэль Николаевич Тукаев; 1929 елның 1 мае, СССР, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак ― 1995 елның 5 июне, РФ, БР, Уфа) ― инженер-механик, нефтьче, 1972―1978 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Җәлилнефть» башлыгы. Тәрҗемәи хәле
1929 елның 1 маенда Стәрлетамакта татар гаиләсендә туган Тукаев Рафаэль Николаевич. veterans.tatneft.ru. Тимер юл техникумын, «нефть һәм газ промыселлары машиналары һәм җиһазлары» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын (1994 елдан университет) тәмамлаган, инженер-механик квалификациясен алган. Хезмәт юлы Хезмәт эшчәнлеген Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә тимер юлда башлаган. 1954―1956 елларда ― Красноярск шәһәре аэропортында (2019 елга кадәр «Емельяново», 2019 елдан Д. Хворостовский исемендәге Красноярск халыкара ) ягулык-майлау материаллары инженеры; 1956―1957 елларда ― комсомол юлламасы буенча Красноярск краена Абакан―Тайшет тимер юлы («Батырлык трассасы») күчкән. Абакан нефть базасының техник җитәкчесе; 1957―1963 елларда ― Казанда Татсовнархозның нефть сәнәгате идарәсенең матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы; 1963―1965 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Лениногорскнефть» башлыгы урынбасары; 1965―1967 елларда ― «Түбәнкаманефтехим» комбинаты директоры урынбасары; 1967―1968 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Әлмәтнефть» НПУ башлыгы урынбасары; 1968―1972 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсе башлыгының кадрлар һәм көнкүреш буенча урынбасары; 1972―1978 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгыК. Ф. Фасхутдинов, Г. Я. Мавлетова. Джалильнефть. Татарская энциклопедия TATARICA; 1978 елдан Казакъстанның «Мангышлакнефть» берләшмәсендә (хәзерге , аннан соң ― Төмән өлкәсе «Варьеганнефтегаз» берләшмәсендә генераль директорның көнкүреш буенча урынбасары вазыйфасында эшләгән. 1995 елның 5 июнендә 66 яшендә Уфада вафат булган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хөрмәт Билгесе ордены «Фидакарь хезмәт өчен» медале. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан күп санлы Мактау грамоталары Шәхси тормышы Хатыны Әнисә Шакир кызы, ике кызы (берсе Светлана), улы, оныклары Искәрмәләр
Әдәбият Рафаэль Николаевич Тукаев / Дамир Гарифуллин. Җиде җил дуенында. Җәлил поселогы тарихы буенча кыскача хәбәрләр. ― Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2004. – Б.28. Хезмәт Даны музее. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан. Җәлил, 2006. Сылтамалар София Гарифуллина. Тукаев Рафаэль Николаевич. veterans.tatneft.ru
Моны да карагыз Хезмәт Даны музее (Җәлил штб) Җәлилнефть
Төркем:«Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Уфа нефть институтын тәмамлаучылар Төркем:Инженер-механиклар Төркем:Татарстан нефтьчеләре Төркем:Россия нефтьчеләре Төркем:Шәхесләр:Җәлил Төркем:Шәхесләр:Татнефть