Авару́а () ― Кук утрауларының (Яңа Зеландия белән ирекле ассоциациядәге дәүләт) башкаласы, утравының төньягындагы шәһәр. Илнең бердәнбер аэропорты () һәм Аватиу гаване урнашкан мөһим сәүдә һәм икътисади үзәге.
Халкы 2006 елда Аваруа халкы 5445 кеше тәшкил иткән, бу сан Кук утраулары халкының яртысыннан аз гына кимрәк.
2016 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча округта 4096 кеше яшәгән.
Тарих Утрауларны 1773 елда инглиз диңгезчесе Джеймс Кук ачкан. 1888 елдан Бөекбритания протектораты; 1901 елдан Яңа Зеландия идарәсе астында. Даими комиссар утраулар белән 1946 елга кадәр идарә иткән, шуннан соң Кук утраулары үзидарәгә күчә башлаган. 1965 елда утраулар үзидарәгә ия булып, Яңа Зеландия белән ирекле ассоциациядә кала («Яңа Зеландия белән ирекле ассоциацияле үз-үзен идарә итүче территория»), тышкы элемтәләре һәм еллык грантлар Яңа Зеландия тарафыннан контрольдә тотыла.
2005 елның февралендә тропик Тын океан циклоны шәһәргә шактый зыян китергән.
Администрация Аваруа ― иң зур утрау Раротонганың биш районының берсе һәм Кук утрауларының башкаласы. Аваруа районы 19 таперега (традицион райончалыкларга) бүленә, алар алты исәпкә алу районына берләштерелә (көнбатыштан көнчыгышка): Никао-Панама, Аватиу-Руатонга, Тутакимоа-Теотуэ, Такувайне-Парекура, Тупапа-Мараэренга һәм Пуэ-Матавера. 2016 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Аваруа округының халкы 4906 кеше тәшкил иткән.
Исәпкә алу районы Тапере Халык саны (2016) Никао-Панама Pokoinu, Nikao, Puapuautu1,373 Аватиу-Руатонга Areanu, Kaikaveka, Atupa, Avatiu, Ruatonga951 Тутакимоа-Теотуэ Tutakimoa314 Такувайне-Парекура Tauae, Takuvaine 786 Тупапа-Мараэренга Ngatipa, Vaikai531 Пуэ-Матавера Tapae-I-Uta, Tapae, Pue, Punamaia, Kiikii, Tupapa1490
Климат Аваруада тропик урманнар климаты (Кеппенның климатлар классификациясе нигезендә Af) ел буена югары температуралы һәм мул явым-төшемле. Биредә яңгырлар һәм корылык сезоны булмаса да, декабрьдән апрельгә кадәр явым-төшем сизелерлек күбрәк була
Икътисад Икътисады ваклап сатуга, туристик хезмәтләргә, дәүләт идарәсенә һәм финанс хезмәтләренә нигезләнгән. Икътисад тулаем туризмга бәйле, ул мәдәни мирас һәм экосистема хезмәтләре белән тәэмин ителә. Аваруада сэр Джеффри Генри исемендәге Милли мәдәни үзәк урнашкан, аның составына Милли китапханә (Рунанга Пука) һәм Кук утраулары Милли музее, шулай ук Кук утраулары китапханәсе һәм музее керә.
Транспорт Раротонга халыкара аэропорты Аваруада урнашкан һәм Яңа Зеландия һәм Австралия белән авиаэлемтәне тәэмин итә. Боҗра юлы буйлап сәгать угы буенча да, аңа каршы да җәмәгать автобуслары йөри. Аваруадан ерак түгел урнашкан Аватиу гаване төп сәүдә порты булып хезмәт итә, , энҗе һәм җиләк-җимеш чыгарыла. Круиз лайнерлары ачык диңгездә гаваньга керү урынында якорь ташлый. Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Кук утраулары торак пунктлары Төркем:Океания башкалалары