Крепостной татарлар () — аерым этномәдәни үзенчәлеккә ия булырга өлгергән, әмма тулысынча этнографик берәмлеккә әверелмәгән татарлар катлавы.Этнотерриториальные группы татар Поволжья и Урала и вопросы их формирования. Историко-этнографический атлас татарского народа. – Казань: Изд-во ПИК «Дом печати», 2002. – 248 с. С 94-97

Тарих

Крепостной татарлар XIX гасырның 60-елларында катлау буларак юкка чыгалар һәм аларны бары тик ретроспектив юл белән генә ачыкларга туры килгән. Бу төркем барыннан да бигрәк этносословие төркемнәренә охшаган. Аерым этнографик берәмлек буларак ул аз аерылып тора. Моңа крепостной хокукның күптән бетерелүе һәм элекке крепостной татарларның калган татар халкы белән уртак юнәлештә үсүе дә, аларның казан татарлары белән этник бердәмлеге дә тәэсир итә.

Кайбер тарихи сәбәпләр аркасында XIX гасыр уртасына кадәр крепостной татарларның Нократ губернасының Алабуга өязе территориясендә һәм Уфа губернасынң Бәләбәй өязендә чагыштырмача зур һәм компактлы ике төркеме генә булган.

Алпавытларның авылларында яшәүчеләр үзара тыгыз бәйләнештә булганнар (чыгышлары уртак булганга, авылара миграция булганга), бу төркемнең аерым этносословие берәмлеге буларак берләшүенә китергән. Тик башлыча крепостной татарларның дисперслы күчеп урнашуы сәбәпле төркем эчендә тулы якынаю булмый. Ләкин крепостной татарлар урнашкан ике ареал дәрәҗәсендә (Алабуга һәм Бәләбәй) төркем эчендәге багланышлар бик интенсив була, әлеге ареаллардагы крепостной татарларның бер хуҗага каравы да моңа сәбәп була.

Алабуга төркемчәсе

Алабуга өязе территориясендә XVIII—XIX гасыр урталарында крепостной татарлар 7 авылда яшәгән: Тирсә, Балтач, Биектау, Нәҗәр, Тоба, Мордыби һәм Чишмә. Булачак Алабуга өязе территориясендә крепостной татарлар турында беренче мәгълүматлар XVII гасыр башына карый. XVIII—XIX гасырларда алар нигездә татар алпавытлары Тәфкилевләрнеке булган, 1718 елга кадәр татар крепостнойларының хуҗасы Яушевлар гаиләсе булган. XIX гасыр башында Мордыби авылы Юнысованыкы булган, ә Наҗар авылы Моратованың варисларына караган.

XVIII гасыр башына кадәр Алабуга крепостной татарлары казан татарлары, бәлки мордвалар нигезендә формалашканнар. Әмма XІIII гасыр башында хуҗалар алмашынганнан соң, аларның составында яңа компонентлар барлыкка килгән. Эш шунда ки, элекке алпавыт (Яушев) казан татарларыннан, ә яңа Тевкелев касыйм татарларыннан булган. Яңа биләмәләр алгач, ул анда Касыйм өязеннән үзенең крепостнойларының бер өлешен күчерә. Моннан тыш, ХІХ гасыр азагында Тирсә авылы татарлары авыл халкының бер өлеше XѴІІ гасыр азагында Бәләбәй өязенең Акман авылыннан күчеп килүен күрсәткәннәр. Билгеле булганча, XVIII гасыр ахырында бу торак пунктта «иске чукындырылган казаклар» (нагайбәкләр) яшәгән. Балтач авылына нигез салучы дип «типтәр Балтач» санала. Шулай итеп, Алабуга крепостной татарларының этник составы шактый катнаш була.

Бәләбәй төркемчәсе

Бәләбәй өязендә XVIII—XIX гасырларда крепостной татарлар 8 торак пунктта (Килем, Яңа Килем (XIX гасырдан), Яңа Балтач, Ахун, Яңа Ахун (ХІХ гасырдан), Ламу, Түрештамак, Каръяуды) яшәгәннәр. XVIII гасырда алар тулысынча, ә XIX гасырда өлешчә шул ук Тевкелевныкы булганнар. XIX гасырда ике авыл (Ламу, Түрештамак) — Черкасовларныкы була.

Бәләбәй өязендә яшәгән крепостной татарларның формалашуы начар документлаштырылган. Бу халыкның бер өлеше (мәсәлән, Яңа Балтач авылы халкы) крепостной татарларның алабуга төркемчәсе тирәлегеннән күчерелгән. Тевкелевларның Касыйм өязендәге элекке яшәгән районнарыннан күчеп килүләре дә булган. Ламу авылын Пенза губернасындагы Югары Ломово өязе татарлары нигезли. Документларда касыйм татар-крепостнойларын Килем һәм Ахун авылларына күчерүнең аерым очраклары да теркәлгән. Гомумән алганда, крепостной татарларның Бәләбәй төркемчәсен формалаштыруда касыйм татарларыннан күчеп килүчеләрнең роле бераз югары булган.

Ырынбур өязе

Крепостной татарлар белән Ырынбур өязе территориясендәге тагын бер авыл татарлары бәйле була. XVIII гасыр ахырыннан алпавыт Тимашевлар карамагында Тамгачы авылы булган. Бу авыл (шул ук исем астында) XVII гасырдан Казан өязенең Нугай даругасы территориясендә урнашкан һәм Яушевларныкы булган. 1744 елда авыл әле Казан өязендә теркәлә, ләкин Тевкелевлар милкендә була. 1795 елда авылның хуҗасы Н.И. Тимашев була һәм ул Ырынбур өязендә була. XVIII гасыр ахырында Тамгачы авылына Бәләбәй өязенең Яңа Балтач һәм Алабуга өязенең Тирсәдән крепостной татарлар күчерелә. Крепостной бәйлелектән азат ителгәннән соң, 1853 елда татарларны алпавыт үз җирләреннән куып чыгара. Аларның бер өлеше Сәет бистәсендә (10 гаилә), Ырынбурда (12 гаилә), Сакмар шәһәрчегендә яши башлыйлар. Ә 1860 елда Ырынбур өязенең Үрәнбаш авылына нигез салалар.

Минзәлә, Уфа өязләре

XѴIII гасырдан башлап чыганакларда төп халкы крепостной татарлар булган тагын берничә торак пункт искә алына. Бу Минзәлә өязендәге Кәзкәй (Тевкелевларга караган) һәм Югары Зирекле (Яушевлар биләмәсе) авыллары. XIX гасырда бу авыллар яшәвен дәвам итә, ә аларга Уфа өязендә тагын 4 авыл өстәлә: Агарды (Максютовлар биләмәсе), Күгел (Черкасовлар биләмәсе), Сарыкамыш (Бәйрәковлар биләмәсе) һәм Узытамак (Алкиннар биләмәсе).

Бу авылларда крепостной татар халкының формалашуы бик үк ачык түгел. Мөгаен, бу крепостнойларның чыгышы калган крепостной татарларның төркемчәләре белән бер булгандыр.

Искәрмәләр

Сылтамалар Крепостное население.

Төркем:Татарлар